+6 °С
Болытлы
Уфада полиция хезмәткәрләре бер хатын-кызны тоткарлап, аннан сумкасына наркотиклы пакет салырга таләп итәләр. Бу хакта республиканың тикшерү комитеты хәбәр итә. Әлеге полиция хезмәткәрләре “наркотик таратучыны” фашлап, үзләренең эш нәтиҗәләрен күтәрмәкче булган. Әлеге хәлне иминлек хезмәте ачкан.
Ә бит бу полиция хезмәткәрләренең моңа кадәр дә шундый “нәтиҗәлекләре” булырга мөмкин.
Шундый иң яңгыравыклы эш 2019 елда булган иде. “Медуза” журналисты Иван Голуновка наркотик ташлап аны кулга алган иделәр. Җәмәгатьчелекнең бердәм каршы торуы сәбәпле, ул акланды, гаеплеләр хөкем ителде.
Фото: vechorka.ru