Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 июль 2021, 12:41

Коронавирус белән кемнәр күбрәк авырый?

Соңгы арада офис хезмәткәрләре һәм вахтачылар арасында ковид белән авыручылар саны 2,5 тапкыр арткан. Татьяна Голикова бу хакта ни уйлый?

Коронавирус белән кемнәр күбрәк авырый?
Коронавирус белән кемнәр күбрәк авырый?

21 июльдә В. Путин Хөкүмәт әгъзалары белән үткәргән киңәшмәдә РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, илдә коронавирус белән бәйле хәл катлаулы булып кала. Башкалада күрсәткечләр бераз тотрыкланган, әмма авыруның  төбәкләргә таба күчүе күзәтелә.

Халыкның төрле категорияләре буенча вәзгыять төрле, медицина хезмәткәрләре арасында авырулар өлешенең кими. Бу – бу медицина хезмәткәрләренең барыннан да элек вакцинацияләнә башлаган категориясе.

Ә менә офис хезмәткәрләре һәм вахтачылар арасында авыручыларның саны 2,5 тапкыр арту күзәтелә. Шулай ук ике тапкыр диярлек җитди үсеш – азык-төлек сәнәгате хезмәткәрләре арасында. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм балаларны сәламәтләндерү лагерьларында эшләүчеләр арасында минималь күрсәткечләр теркәлгән.

"Шуңа күрә мин эш бирүчеләрнең игътибарын тагын бер кат санитар-эпидемиологик чараларны үтәү һәм хезмәткәрләрне вакцинацияләү зарурлыгына юнәлтәсем килә. Бүгенге көндә вакцинация актив бара, Россия вакциналары эшли", – диде ул.

Бүгенге көндә 33,6 миллион кеше – вакцинаның беренче компонентын һәм 22,6 миллион кеше икенче компонентын ясаткан. Хәзер инде  80 проценттан да ким булмаган дәрәҗәдә коллектив иммунитетка ирешү кирәк, бу җәһәттән шунча халыкка 2021 елның 1 ноябренә кадәр беренче компонентны булса да ясату бурычы куела.

Тулырак бу хакта: http://kremlin.ru/events/president/news/66232.

Коронавирус белән кемнәр күбрәк авырый?
Коронавирус белән кемнәр күбрәк авырый?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: