Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 июль 2021, 21:50

Илназ Галәвиев та кызганыч

Казан мәктәбендә атыш оештырган Илназ Галәвиевны экспертиза үз-үзен белештермәгән дип тапкан.

Илназ Галәвиев та кызганыч
Илназ Галәвиев та кызганыч

11 май Казанның 175 санлы мәктәбендә атыш оештырып тугыз кешене атып үтергән, 24 кешене яралаган Илназга Мәскәүнең Сербский исемендәге тикшеренү институтында экспертиза ясаганнар. Нәтиҗәдә җинаять кылган вакытта ул үз-үзен белештермәгән (невменяемый) булган дип табылган. Илназ Галәвиевны психиатрия хастаханәсенә салганнар. Тикшерү комитеты исә экспертиза бетмәвен хәбәр итә.

19 яшьлек Илназ Галәвиевның бу адымын берничек тә аклап булмый. Ләкин бу фаҗигане бер яклап кына аңлату дөрес булмас иде.

Әгәр Илназ мәхәббәтле гаиләдә туып-үсеп, яраткан бала булып тәрбияләнсә, әгәр интернет, телевидение үтерү-көчләү тапшыруларын чикләсә, әгәр җәмгыять миһербанлылык тәрбияләсә, ул укыган көллияттән аны кумый, сәбәпләрен ачыклап, тәрбия белән шөгыльләнсәләр бу хәл булыр идеме икән?

19 яшьлек егет тормышын башлаганда гына аңа кара нокта куйды. Мондый хәлләр барлыкка килүдә җәмгыятьнең ролен анализлау урынына корал сатуны чикләп, телевидение аша кемузардан төкерек чәчеп шоулар уздыру белән генә чикләнделәр. Ә мин, юләр, илдәге бүгенге кыйммәтләрне ачыклау, рухиятне үстерү, миһербанлык тәрбияләү кебек мәсьәләләр тикшерелер, дәүләт идеологиясенә ниндидер үзгәрешләр кертелер дип көткән идем.

 


ТАСС фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: