Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 июль 2021, 12:50

Базарлар артыр, мөгаен

Азык-төлек һәм яшелчәгә бәяләрне ничек авызлыкларга? Базар, ярминкәләр, сәүдә урыннары артса, кече һәм урта бизнес өчен уңайлы шартлар булса, алар, бәлки, менмәс тә әле.

Базарлар артыр, мөгаен
Базарлар артыр, мөгаен

РФ Хөкүмәте рәисенең авыл хуҗалыгы, экология һәм күчемсез милек әйләнеше мәсьәләләре буенча урынбасары В. Абрамченко әйтүенчә, илдә азык-төлеккә бәяләр Хөкүмәт тарафыннан даими күзәтү астында. Аеруча шикәр комы һәм көнбагыш мае, карабодай, бодайга бәяләр күз уңыннан ычкындырылмый. Быел исә борщ составына керүче яшелчәләргә, кыяр һәм помидорга  игътибар көчәйгән. Бу җәһәттән төбәкләргә базар, ярминкәләр, сәүдә урыннарын арттырырга,  кече һәм урта бизнес өчен максималь уңайлы шартлар тудырырга кушыла.

Тулырак бу хакта: http://kremlin.ru/events/president/news/66232.

Фото: pixabay.

Базарлар артыр, мөгаен
Базарлар артыр, мөгаен
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: