Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 июль 2021, 12:27

21нең кызу җәе

Янгыннар һәм коронавирус яный, азык-төлеккә бәяләр менә, яңа уку елы якынлаша... Президент һәм Хөкүмәт шушы көнүзәк мәсьәләләрне карады.

21нең кызу җәе
21нең кызу җәе

Русия Федерациясе Президенты В.Путин Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмә үткәрде. Көн тәртибендә сораулар дүртәү иде: корылык белән бәйле янгыннар; коронавирус; азык-төлеккә бәяләр менү; яңа уку елына әзерлек.

2021 елның янгын куркынычы сезоны башланганнан бирле Русия  территориясендә 11 меңгә якын урман янгыны учагы барлыкка килгән. Бу былтыргыга караганда 17 процентка азрак, әмма җитди игътибар таләп итә. Иң катлаулы вәзгыять Саха (Якутия) Республикасында, анда 208 янгын чыганагы теркәлгән. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төп көчләре торак пунктларны һәм икътисад объектларын табигый янгыннардан саклауга юнәлдерелә.

Президент фикеренчә, коронавирустан вакцинацияне көчләп тагарга ярамый, әмма бу хакта мөмкин кадәр күбрәк аңлату эшләре алып барырга кирәк.

Ул шулай ук әлеге вакытта азык-төлеккә бәяләргә мониторинг эше, мәктәп яшендәге балаларга түләүләр турында докладларны тыңлады.

Тулырак бу хакта: http://kremlin.ru/events/president/news/66232.

21нең кызу җәе
21нең кызу җәе
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: