Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 июль 2021, 23:17

Уфага очучы самолет пассажирлары көчкә кайтып җитте

Кыргызстанның Ош шәһәреннән Уфага очучы пассажир лайнеры билгеләнген пунктка килеп җитә алмады, очыш вакытында берьюлы ике штаттан тыш хәл булган.

Уфага очучы самолет  пассажирлары көчкә кайтып җитте
Уфага очучы самолет пассажирлары көчкә кайтып җитте

Кыргызстанның Ош шәһәреннән Уфага очучы пассажир лайнеры билгеләнген пунктка килеп җитә алмады, очыш вакытында берьюлы ике штаттан тыш хәл булган. Нәтиҗәдә, ике йөз пассажирга Башкортстан башкаласына автобусларда килеп җитәргә туры килде.

Беренче проблема Үзбәкстан өстеннән очканда булган. Һава судносында янгын сүндерү датчигы янгын булуын күрсәткән. Очкыч Ташкентта төшә, ләкин бу ялган хәбәр булып чыга. Ташкентта пассажирлар алмаш рейс көтә, өстәвенә аларны кунакханәгә урнаштырудан баш тарталар, чөнки беркемнең дә коронавируска вакцина эшләтүе турында сертификаты булмый.

Лайнер Ташкенттан 15 сәгатькә кичегеп кузгала, тик Уфага килеп җитә алмый. Һава торышы бозылу сәбәпле, очкыч Екатеринбургта төшәргә мәҗбүр була. Аэробус пассажирларын Уфага өч автобуска төяп китереп куйдылар.

 


Алексей БУЛАТОВ фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: