Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 июль 2021, 11:34

Илһам Алиев Мәскәүдә

Русия Әзербайҗанга 200 мең дозадан артык «Спутник V»  вакцинасын җибәргән.

Илһам Алиев Мәскәүдә
Илһам Алиев Мәскәүдә

Әзербайҗан Республикасы Президенты Илһам Алиев Русиягә эш визиты белән килде.  Владимир Путин аның белән белән Кремльдә очрашты.

РФ Президенты Илһам Алиевны Корбан гаете белән котлады һәм Мәскәүгә килүенә рәхмәт белдерде. Коронавирустан соң икътисадый мөнәсәбәтләр, торгызылуына канәгать булуын, икътисадта былтыр билгеле бер түбәнәю булса, хәзер ышанычлы үсеш күзәтелүен әйтте.

Якын арада Русия Бакуга вәкиллекле делегация җибәрергә планлаштыра, аның әгъзалары даими рәвештә төрле мәйданчыкларда очрашулар үткәрәчәк.  Бу төрле юнәлешләр буенча катнаш төркем булачак. Сәнәгать, транспорт, инфраструктура, кайбер башка мәсьәләләр дә күз алдында тотыла.

Бүгенге көнгә Русия Әзербайҗанга 200 мең дозадан артык «Спутник V»  вакцинасын җибәргән. Киләчәктә анда уртак производство булдыру өстендә эш бара. Әзербайҗаннан Русиядә 15 мең студент белем ала.

Шулай ук Таулы Карабах конфликтыннан соң вәзгыятьне көйләү турында сүз булды.

Тулырак: http://www.kremlin.ru/events/president/news/66228.

 

Илһам Алиев Мәскәүдә
Илһам Алиев Мәскәүдә
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: