Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 июль 2021, 23:20

“Байкал” күктә очачак

Путин Русия авиациясе үсешенең зур потенциалы турында белдерде.

“Байкал” күктә очачак
“Байкал” күктә очачак

Мәскәү өлкәсенең Жуковский шәһәрендә МАКС-2021 дип аталган 15нче халыкара авиация-космос салоны ачылды. Анда Русия лидеры Владимир Путин да катнашты һәм ил авиациясе үсешенең зур потенциалы турында белдерде. “Бүген Жуковский шәһәрендә күргәннәребез Русия авиациясенең зур үсеш потенциалына ия булуын күрсәтә”, – дип билгеләде Владимир Путин. ның фикеренчә, авиациянең киләчәге ясалма интеллект һәм пилотсыз очкычларда.

Путин ил авиакомпанияләренең Sukhoi Superjet 100 заманча лайнерлары алуларына игътибар итте.

“Хәзерге авиасалонда беренче тапкыр аның үзебезнең ПД-14 двигательле модификацияләр тәкъдим ителгән, – дип билгеләп үтте Президент. – Бу самолет артыннан төбәк Ил-114-300, күпмаксатлы “Байкал" җиңел самолеты, шулай ук күптән көтелгән яңа вертолетлар киләчәк".

Президент сүзләренчә, Халыкара авиакосмик салонда тәкъдим ителгән модельләр Русия авиациясенең үсеш өчен зур потенциалы булуын күрсәтә.

 


Фото: News.myseldon.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: