Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 июль 2021, 23:28

Су керү дә куркыныч

Башкортстанда яшәүчеләргә су коенган вакытта паразит-гельминтлар эләгүе ихтимал.

Су керү дә куркыныч
Су керү дә куркыныч

Сүз церкирии дип аталган вак паразитлар-гельминтлар турында бара. Әлбәттә, кеше тиресе аша паразитлар үтеп керә алмый, тик менә “су керүчеләр авыруы” яки церкариоз булырга мөмкин. Авыруның төп симптомнары – тәннең ачык урыннарында көчле кычыну, тирегә кызыл тимгелләр чыгу, сирәгрәк очракларда – ютәл һәм температураның күтәрелүе күзәтелә.

“Салават Җирендә” дип аталган басма хәбәр иткәнчә, Башкортстан һәм Чиләбе өлкәсе чигендә сулыкларда коенганда бу паразит-гельминтларны эләктерү очраклары ешайган. Әйтик, Талкас күлендә ял итүче берничә кешенең су коенганнан соң тәннәрендә сәер кызарулар барлыкка килгән. Әлеге паразитлар зур булмаган буаларда яки күлләрдә очрый.
Инфекционистлар фикеренчә, ярда әкәм-төкәмнәр булса, суда су кошлары күренсә, су керергә ярамый. Аеруча суүсемнәре булган зур булмаган күлләрдән сакланырга кирәк.

Фото: gbuzchokkvd

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: