Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 июль 2021, 22:45

Айгырга өстәмә рейс

Туристларның яраткан төбәгенә 19 июльдә өстәмә поезд булачак.

Айгырга өстәмә рейс
Айгырга өстәмә рейс
Айгырга өстәмә рейс
Айгырга өстәмә рейс

Башкортстанда 19 июль байтак оешмалар өчен  ял көне дип игълан ителде. Бу уңайдан туристлар өчен өстәмә рейс билгеләнгән. Өч вагонлы шәһәр яны "Айгыр" поезды  Уфадан 7.08 сәгатьтә кузгала. Ул Айгырга 10.30 сәгатьтә барып җитәчәк. Кичен исә  туристлар 16.29 да Уфага утырып китә алачак.

"Гадәттә бу туристик поезд рейсларга ял көннәрендә генә чыга. Уңайлы, хәвефсез сәфәр оештыру максатыннан һәм Роспотребнадзор таләпләрен исәпкә алып, 19 июльдә өстәмә рейс билгеләргә карар кылынды, -- дип хәбәр итә республика Дәүләт транспорт комитетының матбугат сәркатибе Лилия Хәбибова.

Айгыр -- туристларның яраткан төбәге, Көньяк Урал тауларындагы кечкенә поселок, Кече Инҗәр елгасы буендагы Инҗәр авылыннан 20 км ераклыкта урнашкан. Биредән Кече Ямантау түбәсенә матур күренеш ачыла.

Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: