Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 июль 2021, 10:24

Үзе кояш, үзе яңгыр ява...

Бу ике көндә яшенле яңгырлар көтелә.

Үзе кояш, үзе яңгыр ява...
Үзе кояш, үзе яңгыр ява...

Башкортстанга якындагы ике көндә чын җәйге яшенле яңгырлар киләчәк, ди синоптиклар. 16 һәм 17 июльгә  яңгырлар һәм эссе һава торышы вәгъдә ителә. Аерым алганда, 16 июльдә кыска вакытлы явым-төшемнәр һәм яшеннәр көтелә. Шул ук вакытта җил  уртача тизлектә һәм көнбатыш юнәлештә исәчәк, көндез көчәюе ихтимал. Төнлә һава температурасы 11-16 градус тәшкил итәчәк,  көндез 25-30 градуска кадәр җылы булуы фаразлана. Шагыйрь әйтмешли, "үзе кояш, үзе яңгыр" булыр, ахрысы...

Җәйге көннәрегез хәвеф-хәтәрсез үтсен, хөрмәтле дуслар!

Үзе кояш, үзе яңгыр ява...
Үзе кояш, үзе яңгыр ява...
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: