Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 июль 2021, 20:38

Пандемия чигенми

Владимир Путин дөньядагы эпидемиологик хәлне элеккечә үк катлаулы дип атады.

Пандемия чигенми
Пандемия чигенми

Русия Президенты Владимир Путин белдерүенчә, Русия халыкны коронавирустан массакүләм вакциналаштыру буенча АТЭС белән тыгыз хезмәттәшлеккә әзер, шул исәптән “без халыкны массакүләм иммунизацияләүне оештыру, хезмәт мигрантларын реабилитацияләү һәм сәламәтлекләрен торгызу кебек актуаль юнәлешләр буенча АТЭС буенча партнерлар белән тыгыз хезмәттәшлеккә әзер”, – диде Владимир Путин, онлайн-саммитта чыгыш ясаганда.

Ковидка бәйле Башкортстандагы яңалыкларга килгәндә, бу атнада Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында коронавирустан вакцинация ясау пункты эшли башлады. Ул Идел буе федераль округында иң зуры, анда 8дән 20 сәгатькә кадәр көненә мең ярымга кадәр кеше прививка ясый ала. 15 июльдән Уфа бакчачылары дачада ук вакциналана ала, мобиль төркем ширкәтләр заявкалары буенча прививка ясарга чыга. Әлегә республикада 800 меңгә якын кешегә прививка ясатылган.

Башкортстанда барлыгы бу вирустан 677 кеше вафат булды.

 


Фото: newsbash.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: