Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 июль 2021, 09:43

Климат үзгәрә

Дөнья илләре, шул исәптән Русия һәм АКШ, климат үзгәрмәсен өчен тырыша.

Климат үзгәрә
Климат үзгәрә

Владимир Путин Америка Кушма Штатлары Президентының климат мәсьәләләре буенча махсус вәкиле Джон Керри белән телефоннан сөйләште.

Мәскәүдә эш визиты белән булып киткән Джон Керри Русия хезмәттәшләре белән очрашулары турында хәбәр итте. Бу очрашуларда халыкара климатны көйләү тәртибенең төрле аспектлары турында фикер алышканнар.

Владимир Путин ассызыклаганча, Русия Федерациясе Париж килешүе максатларына ирешүгә зур әһәмият бирәчәк, бу юнәлештә сәясиләштерелмәгән һәм һөнәри диалог өчен чыгыш ясаячак. БМОның климат үзгәрешләре турындагы Конференциясенең (Глазго, 31 октябрь - 2021 елның 12 ноябре) 26 нчы сессиясенә әзерлек мәсьәләләре дә күтәрелде.

Шулай ук алар Русиянең агымдагы рәислеге контекстында Арктикада табигатьне саклау багланышлары перспективалары турында фикер алышты.

Тулаем алганда, климат проблематикасы  Русия һәм АКШның уртак мәнфәгатьләре булган өлкәләрнең берсе, дип билгеләп үтелде.

Климат үзгәрә
Климат үзгәрә
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: