Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 июль 2021, 22:29

Белоруссиягә газ бәясе арттырылмады, ә Башкортстанда...

Русия һәм Белоруссия Президентлары Владимир Путин һәм Александр Лукашенко киләсе елда Русия газына бәяләрне агымдагы ел дәрәҗәсендә саклап калу турында килешкәннәр.

Белоруссиягә газ бәясе арттырылмады, ә Башкортстанда...
Белоруссиягә газ бәясе арттырылмады, ә Башкортстанда...

Бу хакта Русия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр итте.
“2022 елда Белоруссия өчен газ бәясе индексацияләнмәячәк һәм 2021 ел дәрәҗәсендә сакланачак”, – диде Дмитрий Песков.

Владимир Путин һәм Александр Лукашенко 13 июль көнне Санкт-Петербургта очрашкан иде. “Пул первого” Telegram-каналы мәгълүматлары буенча, сөйләшүләр биш сәгатьтән артык дәвам иткән.
Әлеге хак узган елның декабрь ахырында Мәскәү һәм Минск килешүендә билгеләнгән иде. Шулай итеп дуслар өчен бәя искечә кала.

Башкортстанда исә 1 гыйнварда газга бәяләрне күтәргән иделәр, 1 июльдән тагы арттырдылар.

 


Фото: bashinform.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: