Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 июль 2021, 08:49

Урыслар һәм украиннар бердәмме?

 "Кулланыла торган формула борын-борыннан билгеле: аер һәм хакимлек ит. Бернинди яңалык та юк. Милли мәсьәләдә уйнау, кешеләр арасында ызгыш тарату омтылышлары да шуннан", – дип яза В.Путин. 

Урыслар һәм украиннар бердәмме?
Урыслар һәм украиннар бердәмме?
Урыслар һәм украиннар бердәмме?
Урыслар һәм украиннар бердәмме?

Русия Федерациясе Президенты Владимир Путинның "Урыс һәм украиннарның тарихи бердәмлеге турында" дигән мәкаләсе дөнья күрде. 

Күптән түгел, "Туры линия" барышында Русия-Украина мөнәсәбәтләре турындагы сорауга җавап биреп, В.Путин, урыслар һәм украиннар – бер халык, бербөтен, дигән иде. Аның фикеренчә, бу сүзләр ниндидер конъюнктурага, агымдагы сәяси хәлләргә генә җайлаштырылмаган. Бу турыда ул бер генә тапкыр әйтми. Шуңа күрә үз позициясен  җентекләп бәян итәргә, бүгенге вәзгыятьнең бәяләмәләре белән уртаклашырга кирәк дип санаган.

Президент шуны ассызыклады: соңгы елларда Русия һәм Украина арасында барлыкка килгән дивар – асылда, зур уртак бәла, фаҗига буларак кабул ителә. Бу барыннан да элек -- төрле чорларда җибәрелгән  хаталарның нәтиҗәләре. Әмма һәрвакыт бердәмлекне какшатуга омтылган көчләрнең максатчан эшләве нәтиҗәсе дә. "Кулланыла торган формула борын-борыннан билгеле: аер һәм хакимлек ит. Бернинди яңалык та юк. Милли мәсьәләдә уйнау, кешеләр арасында ызгыш тарату омтылышлары да шуннан", – диде ул. 

Мәкаләнең тулы текстына сылтама: http://kremlin.ru/events/president/news/66181.

Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: