Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 июль 2021, 11:32

Татарлар булдыра: иң чибәр сыерны сайлаганнар

Мин үзем сарыклар арасында да чибәрлек бәйгесе кирәк дип исәплим. Сарыклар бердәм халык.

Татарлар булдыра: иң чибәр сыерны сайлаганнар
Татарлар булдыра: иң чибәр сыерны сайлаганнар

Татарстанда сыерлар арасында матурлык бәйгесе узган. Бу хакта матбугат.ру сәхифәсе хәбәр итә. Аңа караганда, чара “Агроволга” Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында үткән. Анда бары тик бер – голштин токымыннан булган сыерлар гына алышкан. Ни өчен бергенә токым – ул турыда хәбәр юк. Күрәсең әлеге токым хатын-кызларның 90-60-90ны кебектер инде? Бәлки иң токымлы сыерлардыр? Гүзәл 90 сыер арасыннан иң яхшылары сайланган.

Булгач, булгач, Русия һәм дөнья буенча да сыерлар арасында гүзәллек бәйгесе уздырырга кирәктер? Мин үзем сарыклар арасында да чибәрлек бәйгесе кирәк дип исәплим. Сарыклар бердәм халык. Юл читендә йөргән сарык машина алдыңнан икенче якка чыга икән, калганнары да икенче якка чыгу өчен синең янәшәдән чаба, узып киткәнеңне көтми. Ул да тегесе кебек машинаның алдыннан чыгарга тиеш. Ит комбинатына да бердәм барып керә. Бигрәк безгә охшаганнар инде. Сез ничек уйлыйсыз?

 


Фото: elitaplem.ru/tt

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: