Русия Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында Артекка җыелган 5-7 сыйныф укучылары белән очрашу үткәрде. Алар “Зур үзгәреш” дип аталган Бөтенрусия конкурсы финалына чыгучылар.
– "Зур үзгәреш" сезгә үз-үзегезне, үз сәләтегезне һәм талантыгызны күрсәтергә ярдәм итә, алар һәр баланың, һәр яшүсмернең бар, – диде Владимир Путин.
Әлеге чарада Авыргазы районында яшәүче шагыйрь Эльверт Хаматшинның да 11 яшьлек оныгы Данил да катнашты.
– Мин үз проектым турында сөйләргә теләр идем. Минем проектым –киләчәк мәктәбе, ул “аристократ мәктәбе” дип аталачак, анда малайлар һәм кызлар белем алачак. Малайларның максаты – рух тәрбияләү, ә кызларның максаты – сөйкемле булу, чөнки кызлар – ул мәхәббәт, тугрылык һәм бөтен дөнья чыганагы, – дип чыгыш ясады Данил. Малайның проекты малайлар һәм кызлар өчен аерым мәктәпләр булдыру турында.
Эльверт ХАМАТШИН фотосы.