Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 июль 2021, 22:33

Кардиоүзәктә яңа томограф

Яңа җиһаз йөрәк-кан тамырлары авыруларын җентекләп тикшерергә мөмкинлек бирә.

Кардиоүзәктә яңа томограф
Кардиоүзәктә яңа томограф

 Республика кардиология үзәгенә  яңа компьютер томографы  "Сәламәтлек саклау" илкүләм проекты ярдәмендә алынган. Аппаратны йөрәк һәм баш миен тикшерү, шул исәптән перфузия һәм КТ-ангиография өчен кулланачаклар, дип хәбәр итә Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы.

"Яңа җиһаз йөрәк-кан тамырлары патологиясен тирәнрәк һәм җентекләп диагностикаларга мөмкинлек бирә. Бу кардиохирургларга оператив дәвалау турында карарлар кабул итү өчен кирәк. Шулай ук аппаратта компьютер томографиясен үтәргә мөмкинлек бирә торган кардиопрограмма да бар", -- ди Республика кардиоүзәге баш табибы Ирина Николаева.

Кардиоүзәктә яңа томограф
Кардиоүзәктә яңа томограф
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: