Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 июль 2021, 21:55

Чиләбедә урманнар яна

Бу атнада янгын ике зур поселокка кадәр барып җиткән, 70тән артык йортны юкка чыгарган.

Чиләбедә урманнар яна
Чиләбедә урманнар яна
Чиләбедә урманнар яна
Чиләбедә урманнар яна

РФ Президенты Владимир Путин телефоннан Алексей Текслерның Чиләбе өлкәсендәге урман янгыннары белән вәзгыять турындагы докладын кабул итте. Президент төбәк башлыгына янгын нәтиҗәсендә юкка чыккан торакны торгызу буенча тәкъдимнәр формалаштырырга кушты. Моннан тыш, дәүләт башлыгы янгын куркынычы аркасында сәламәтләндерү лагереннан һәм интернаттан эвакуацияләнгән йөздән артык баланың җәйге ялын дәвам итү чараларын күрергә кушты.

***

Чиләбе өлкәсенең аерым районнарында урыны белән янгын чыгу куркынычы югары (төбәк шкаласы буенча IV класс).  Табигый янгыннарның яңа учаклары барлыкка килү, көчле җил булганда аларның мәйданы зураю фаразлана. 

***

Карталы һәм Нагайбак районнарында меңнәрчә квадрат километр мәйданда урман янгыны дөрләгән. 9 июльдә янгын ике меңнән артык кеше яши торган ике зур поселокка кадәр барып җиткән. Кешеләрне янгын боҗрасыннан ашыгыч рәвештә эвакуацияләгәннәр, ләкин өлкән яшьтәге бер ир-ат үз хуҗалыгын уттан сакларга азакка кадәр тырышып, һәлак булган. Янгын 70тән артык йортны юкка чыгарган. Урында йөзләгән янгын сүндерүчеләр, хәрбиләр, авиация, урманчылык хезмәткәрләре эшләгән.

Чыганак:  ТАСС; kremlin.ru.

Фото: https://74.mchs.gov.ru/deyatelnost/pozharoopasnyy-period-2020/prakticheskie-meropriyatiya-pozharoopasnogo-perioda/4227142.

Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: