Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 июль 2021, 16:47

Путин һәм Байден нәрсә турында сөйләште?

Русия Президенты Владимир Путин Америка Президенты Джозеф Байден белән телефон аша сөйләште.

Путин һәм Байден нәрсә турында сөйләште?
Путин һәм Байден нәрсә турында сөйләште?

Элек хәбәр итүебезчә, Женевада Русия-Америка саммиты узган иде. Анда ике ил җитәкчесе хәвефсезлек һәм киберҗинаятьчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча сөйләште. Әлеге аралашуда да шул тема дәвам итте.

Лидерлар киберхәвефсезлек өлкәсендә конструктив хезмәттәшлек кирәклеген ассызыклады. Шулай ук Сүриядә гуманитар аспектларга басым ясау ситуациясе дә кузгатылды. Ике яктан да бу проблема буенча, шул исәптән БМО хәвефсезлек советында, Русия һәм АКШ тырышлыкларын координацияләүгә уңай бәя бирелде.

Владимир Путин Серфсайд шәһәрендәге (Флорида Штаты) торак йорт җимерелү нәтиҗәсендә күпсанлы корбаннарга китергән фаҗигаләргә бәйле рәвештә, ихлас кайгыларын уртаклашты.

 


Фото: uz.sputniknews.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: