Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 июль 2021, 11:52

Малларга изолятор

Белоретта сукбай малларны тыю юлын тапканнар. Бер баш терлекне изоляторда тоту аның хуҗасына беренче тәүлектә  2 853 сумга төшәчәк.

Малларга изолятор
Малларга изолятор
Малларга изолятор
Малларга изолятор

Белорет районында сукбай терлекләрне вакытлыча ябып тору пункты оештырганнар. Бу яңалыкны район халкы коймаларны ватучы һәм чәчүлекләрне таптаучы, караусыз йөрүче сыер һәм атларга зарлангач уйлап тапканнар.

Белорет районы хакимияте башлыгы Андрей Иванюта сүзләренә караганда, соңгы ярты елда гына да районда йорт хайваннары катнашында 12 юл-транспорт һәлакәте булган. «Хәзер Укшукта сукбай малларны вакытлыча асрау пункты оештырылды. Караусыз йөри торган терлекләрне абзарга урнаштырачаклар, ашатачаклар, эчертәчәкләр. Аларны сакларга да кирәк булачак. Шунда ук аларны ветеринар да караячак. Малның биркасы булган очракта, мәгълүматны хуҗага җиткерәчәкләр. Әгәр биркалар юк яисә ул укылмый икән, социаль челтәрләрдә һәм массакүләм мәгълүмат чараларында малларның фотоларын урнаштырачаклар.

Бер баш терлекне изоляторда тоту аның хуҗасына беренче тәүлектә -- 2 853 сум һәм аннан соңгы тәүлекләрдә 1 800 әр сумга төшәчәк. Андрей Иванюта билгеләп үткәнчә, терлекләрне көтү кагыйдәләрен бозган өчен 1 мең сумнан 3 мең сумга кадәр штраф каралган.

"Хәзер урамнарда сукбай терлекләрне тоту эшенә риза булачак кешене эзлибез. Бу эшкә яхшы гына түләнә. Бер хуҗасыз терлекне тотып ябу өчен 2 850 сум түлиячәкләр", -- дип яза Андрей Иванюта социаль челтәрләрдә.

Чыганак: Башинформ.

Фото: Pixabay.

Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: