Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 июль 2021, 11:28

Кишер ат бәясе тора

Узган атнада Башкортстанда кишер бәясе уртача 98 сум 80 тиенгә кадәр күтәрелгән.

Кишер ат бәясе тора
Кишер ат бәясе тора
Кишер ат бәясе тора
Кишер ат бәясе тора

Башкортстанда кишергә бәяләр артуын дәвам итә. Ул 28 июнь белән 5 июль арасында 7,7 процентка кыйммәтләнгән. Бер килограмм кишер хәзер уртача 98 сум 80 тиен тиен тора, дип хәбәр итә Башстат. Июнь ахырына аның бәясе уртача 91 сум тәшкил иткән.

Шулай ук кәбестә белән вермишельгә дә бәяләр арткан. Хәзер кәбестә уртача – 36 сум 30 тиен, ә вермишель 65 сум 90 тиен тора. Балалар өчен яшелчә консервларының бәясе 3,3 процентка күтәрелгән һәм килограммы 498 сум 90 тиен тора. Сарык итенең бер килограммының хакы 471 сумга кадәр менгән.

Аның каравы, кыяр атна эчендә 12 сумга арзанайган. Аның бәясе 58 сумга кадәр төшкән. Шулай ук бәрәңге – 8 сумга, помидорлар – 7 сумга, шоколадлы кәнфитләр – 7 сумга, тавык йомыркасының дистәсе 2 сумга арзанайган.

Кыскасы, кыяр белән йомырка диетасында утырырга кала, иптәшләр!

Фото: ufa.aif.ru

 

Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: