Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 июль 2021, 07:22

Умарталар нигә үлә?

Башкортстан умартачылары бишенче ел рәттән бал урынына үле бөҗәкләр җыя.

Умарталар нигә үлә?
Умарталар нигә үлә?

Башкортстанда берничә ел рәттән бал кортлары күпләп үлә.
Башкортстан умартачылары бишенче ел рәттән бал урынына үле бөҗәкләр җыя. Берничә ел рәттән Башкортстанның төрле районнарында умартачылар умарталарның күпләп үлүенә зарлана. Умартачылар кырларны һәм урманнарны химикатлар белән эшкәртүче аграрийларны һәм Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләрен гаеплиләр. Умартачылар фикеренчә, бөҗәкләр химикатлардан үлә.

2021 елның 29 июнендә федераль канун үз көченә керде. Аңа ярашлы, Россельхознадзор басуларны пестицидлар белән эшкәртүнең барлык очракларын җентекләп күзәтеп торачак һәм барлык умартачыларны алдан кисәтүче махсус мәгълүмат системасы булдырачак. Шулай итеп, хакимиятләр умарталарга авыл хуҗалыгы җирләрен эшкәртүдән зыянны минимумга җиткерергә ниятли.

 


Фото: tuapsevesti.ru

Умарталар нигә үлә?
Умарталар нигә үлә?
Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: