Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 июль 2021, 09:07

Пашинян Мәскәүгә килде

Путин белән Пашинян нәрсә хакында сөйләште?

Пашинян Мәскәүгә килде
Пашинян Мәскәүгә килде

Кремльдә Владимир Путин Әрмәнстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Никол Пашинян белән очрашты.

“Сезнең белән очрашу, безнең өчен кызыклы булган барлык мәсьәләләр буенча сөйләшү мөмкинлегенә шатмын. Һәм әлбәттә, тагын бер тапкыр шәхсән Сезне сайлаулар нәтиҗәләре белән котлыйм, – диде В.Путин. – Минем уйлавымча, иң мөһиме – халыкның ышанычы булу... Ул сездә бар, моны сайлау нәтиҗәләре күрсәтте. Мондый катлаулы моментларда ил тормышы өчен бу – мөгаен, киләчәк үсеш өчен мөһим шарттыр.

Шуңа күрә мин Сезне чын күңелдән котлыйм. Ышанам, без бүген формаль рәвештә һәм  инде формаль булмаган эшлекле төшке аш вакытында  чишелешне таләп иткән барлык мәсьәләләр буенча да сөйләшә алырбыз”.

Пашинян Мәскәүгә килде
Пашинян Мәскәүгә килде
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: