Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 июль 2021, 09:42

Булачак аналарга акчалата ярдәм: сораулар һәм җаваплар

1 июльдән авыр тормыш хәлендә калган һәм йөклелекнең иртә срокларында медицина оешмасына исәпкә баскан хатын-кызларга акчалата ярдәм күрсәтелә башлады. Түбәндә – бу өлкәдә иң күп таралган сорауларга җаваплар.

Булачак аналарга акчалата ярдәм: сораулар һәм җаваплар
Булачак аналарга акчалата ярдәм: сораулар һәм җаваплар

Президент Владимир Путинның махсус Указы буенча, Русия Пенсия фондының төбәк бүлекчәләре 1 июльдән авыр тормыш хәлендә калган һәм йөклелекнең иртә срокларында медицина оешмасына исәпкә баскан хатын-кызлардан акчалата ярдәм алуга гаризалар кабул итә башлады. Аның күләме эшкә яраклы кеше өчен яшәү минимумының яртысын, ягъни 5320 сум 50 тиен тәшкил итә. Бу мәсьәләдә иң таралган сорауларга җавап бирәбез.

– Акчалата ярдәмне кемнәр ала?

Әлеге ярдәмгә көмәнлелекнең беренче 12 атнасында медицина исәбенә баскан һәм гаиләнең һәр әгъзасының кереме төбәктәге яшәү минимумыннан артмаган хатын-кызлар дәгъва итә ала. Башкортстанда эшкә яраклы кешенең яшәү минимумы – 10641 сум, баланыкы 10077 сум тәшкил итә.

– Түләү нинди вакытка билгеләнә?

Аена 5320 сум 50 тиенлек түләүләр медицина оешмасына исәпкә басканнан соң 30 көн эчендә Пенсия фондына гариза тапшырган хатын-кызларга шул айдан башлап бала тапканчыга кадәр түләнелә.

– Мин ай башында бала табарга тиешмен, ул ай өчен пособие аламмы?

Аласыз. Пособие бала туган ай өчен бар тулылыгында түләнелә.

– Мин медицина исәбенә вакытында бастым, тик 1 июльгә кадәр. Миңа түләүләр тиешме?

Тиеш. Сезгә дә 1 июльдән башлап гариза тапшырырга кирәк. Пособие гариза тапшырган аегыздан башлап бала туганчыга кадәр түләнеләчәк.

– Элек мондый түләүләрне бары тик эшләгән хатын-кызлар гына ала иде. Мин инде берничә ай эшләмим. Пособие алу хокукым бармы?

Әйе, эшләмәсәгез дә, пособие алырга мөмкинсез. Бердәнбер шарт: гаиләгезнең гомуми кереме җан башына яшәү минимумыннан артмасын.

Фото: medweb.ru

Булачак аналарга акчалата ярдәм: сораулар һәм җаваплар
Булачак аналарга акчалата ярдәм: сораулар һәм җаваплар
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: