Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 июль 2021, 10:22

Вакцинация иреклеме?

Ни өчен вакцинация ирекле дип игълан ителде, әмма хәзер Мәскәүдә һәм башка төбәкләрдә билгеле бер өлкәләрдә эшләүчеләрнең өчтән икесе вакцинацияләнергә тиеш, дигән таләп куела?

Вакцинация иреклеме?
Вакцинация иреклеме?

В. Путин белән “Туры элемтә”дә төп сорауларның берсе вакцинация турында иде. Кешеләрне барыннан да бигрәк коронавирусның чираттагы дулкыны борчый. Яңа мутацияләр барлыкка килә, бу вәзгыятьтә нишләргә? Ни өчен вакцинация ирекле дип игълан ителде, әмма хәзер Мәскәүдә һәм башка төбәкләрдә билгеле бер өлкәләрдә эшләүчеләрнең өчтән икесе вакцинацияләнергә тиеш, дигән таләп куела? Ни өчен массакүләм чаралар тыелган, әмма Евро-2020 чемпионатын үткәрергә мөмкин?

Президент, бу сорауларга җавап биреп, дәүләтнең футбол буенча «Евро-2021» ярышларына карата үз өстенә алган йөкләмәләрен үтәргә мәҗбүр булуын әйтте.

Ә гомумән алганда, бу өлкәдә закон нормаларын карарга кирәк. Үз вакытында мин мәҗбүри вакцинациягә каршы булуымны әйттем һәм шул караштан тайпылмыйм”, – диде ул.   1998 елгы законда халыкны иммун яклау турында әйтелә. Анда мәҗбүри прививкаларның гомум илкүләм календаре расланган.  Ковидка каршы прививканы да  шул исемлеккә кертергә тәкъдим булган иде, әмма Дәүләт Думасы депутатлары бу тәкъдимне хупламады, шуңа күрә мәҗбүри вакцинация планына COVIDКА каршы вакцинация эләкмәде һәм ул илкүләм  планда мәҗбүри түгел.

“Шуның белән бергә, әлеге законның икенче өлеше дә бар, – дип билгеләп үтте В. Путин. –  Авыру очраклары арткан очракта, Русия Федерациясенең аерым төбәкләрендә эпидемия булган очракта, баш санитар табиблар киңәше буенча төбәк җитәкчеләре аерым категория гражданнар өчен, бигрәк тә хәвеф төркемнәренә мәҗбүри вакцинация үткәрү хокукына ия. Русия Федерациясенең ун субъектында җитәкчеләр нәкъ менә шушы закон нормасыннан файдаландылар һәм аерым категорияләр өчен мәҗбүри вакцинация керттеләр”.

Чыганак: http://www.kremlin.ru/events/president/news/65973

Вакцинация иреклеме?
Вакцинация иреклеме?
Читайте нас: