Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 июль 2021, 16:09

Уеннан – уймак...

Малайның гәүдәсен төнлә генә табып алалар.

Уеннан – уймак...
Уеннан – уймак...
Уеннан – уймак...
Уеннан – уймак...

Яңавыл районының Карман авылында бер малай суыткычта ябылып калып мәрхүм була.

Фаҗига малайлар ихатада качышлы уйнаганда була. Сигез яшьлек малай сарай янындагы йорт ишегалдында торган иске “Мир” суыткычында яшеренергә була. Кызганычка каршы, сабый бу суыткыч ишегенең эчтән ачылмаганын белми. Малай аннан чыга алмый, тыны бетеп үлә. Әнисе улын югалтуы турында хәбәр иткәндә бик соң була. Малайның гәүдәсен төнлә генә табып алалар.

Әлеге гаилә күпбалалы, мәрхүм булган бала гаиләдәге иң кечкенәсе.

Гаилә башлыгы хатыны белән яшәмәсә дә, балаларына ярдәм итеп торган була.

Малайны бары тик яхшы яктан гына искә алалар.

 


Фото: krsk.au.ru

Читайте нас: