+2 °С
Кар
Шаран районында урнашкан Базгыя авылында гадәти булмаган туй узды. Гаилә коручыларның икесенә 148 яшь тулган пар никахлашты. Кәләш Нәзирә Потапова күптән түгел үзенең 79 яшьлеген билгеләп үткән, ә аның кияве Фәриз Шакировка бер айдан 69 яшь тула. Өлкән яшьтәге пар Октябрьский картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортының Шарандагы бүлекчәсендә яши.
Күптән түгел шушы ук Октябрьский интернат-йортында яшәүчеләрнең тагын бер гадәти булмаган туе узган иде. Анда 33 яшьлек килен һәм 72 яшьлек кияү туй итте.
Мәхәббәткә яшь чикләре юк.
Фото: Ufa.kp.ru