Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 июль 2021, 09:10

Владимир Путин ярты миллион сум штраф турында законга кул куйды

Җинаять җаваплылыгы да ике елдан  өч елга кадәр арта.

Владимир Путин  ярты миллион  сум штраф турында законга кул куйды
Владимир Путин ярты миллион сум штраф турында законга кул куйды

Русия Президенты Владимир Путин исерек килеш машина йөрткән өчен җәзаны катгыйландыру турындагы законга кул куйды. Бу хакта Дәүләт думасының Матбугат хезмәте хәбәр итте.

Элек исерек килеш ясаган аварияләр өчен хөкем ителгән, алар аркасында кешеләр зыян күргән яки һәлак булган кешеләргә карата җинаять җаваплылыгы катгыйрак булачак. Мондый хокук бозучылар өчен штраф 300 мең сумнан ярты миллионга кадәр тәшкил итәчәк, иректән мәхрүм итүнең максималь вакыты ике елдан өч елга кадәр артачак.
“Элек исерек килеш һәлакәткә юлыккан, нәтиҗәдә кешеләргә зыян күрсәткән кеше янә исерек килеш руль артына утыра. Мондый йөртүчеләргә юл куймас өчен, без штрафларны 500 мең сумга кадәр һәм җинаять җаваплылыгын өч елга кадәр арттырабыз”, – дип билгеләп үтте Дума рәисе Вячеслав Володин.

2020 елда Русиядә исерек автомобильчеләр гаебе белән 14 481 авария булган, бер ел элек алар 14 689 булган.

 


Фото: 1tulatv.ru

Читайте нас: