Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 июль 2021, 11:56

Уфада таксистны җир йота язган

Бу хәл  төнге өч тирәсендә була.

Уфада таксистны җир йота язган
Уфада таксистны җир йота язган

Уфа узәгендә яңгырдан соң җир убылып, шуңа бер такси килеп төшкән. Өч метрлы тирәнлектәге чокырдан машина йөртүчене чыгарышырга янәшәдән узып баручы юл хәвефсезлеге хезмәте инспекторлары ярдәм иткән. Бәхеткә, ир-атка медицина ярдәме кирәк булмаган, ул җиңелчә курку белән генә котылган.

Бу хәл Коммунистлар урамы белән Октябрь революциясе урамы арасындагы участокта төнге өч тирәсендә була. Такси йөртүче Павел Демин сөйләвенчә, ул хәлне аңламый да кала. Аның сүзләренә караганда, көчле су агымнары аркасында машинадан чыгу авыр була. Машина чокырдан чыгарылган.

 


Фото: Life.ru

Читайте нас: