Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 июль 2021, 08:37

Русия һәм Белоруссия дус

Русия һәм Белоруссия төбәкләренең 8нче Форумы башланды.

Форумның пленар утырышында Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко видеоконференция режимында катнашты.

Пленар утырышның темасы – "Санлаштыру чорында Русия һәм Белоруссиянең фәнни-техник хезмәттәшлеге". Чарада катнашучылар арасында Русия Федерациясе Федераль Җыелышының Федерация Советы һәм Беларусь Республикасы Милли Җыелышы Советы, ике ил хөкүмәтләре, Союз дәүләтенең даими Комитеты җитәкчелеге, шулай ук Русия Федерациясе субъектлары һәм Беларусь Республикасы өлкәләре башлыклары бар.

“Белоруссия безнең өчен яхшы күршебез генә түгел, ә барыннан да элек – якын союздаш. Безнең мөнәсәбәтләр бер-беребезне хөрмәт итү, яклау һәм мәнфәгатьләрне исәпкә алу принципларында төзелә. Русия һәм Белоруссия халыклары арасындагы тыгыз дуслык багланышлары уртак тарих һәм рухи кыйммәтләр белән ныгытылган, ә еш кына гаилә кардәшлеге белән”,  – диде В. Путин.

Форумның Беларусь Республикасының Бәйсезлек көне алдыннан узуын, аның 3 июльдә билгеләп үтелүен ассызыклады.  1944 елда бу көндә Минск шәһәре немец-фашист баскынчыларыннан азат ителгән.  

Русия һәм Белоруссия дус
Русия һәм Белоруссия дус
Читайте нас: