Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 июль 2021, 12:01

Кемнәр акча көри?

Экспертлар Башкортстанда иң зур хезмәт хакы булган топ-5 өлкәне атады.

Кемнәр акча көри?
Кемнәр акча көри?

Республикада нефть продуктлары җитештерү һәм файдалы казылмалар чыгару эшчәнлекнең иң табышлы өлкәләре булды һәм шулай кала да. Уртача алганда, әлеге һөнәр ияләре 73,6 һәм 62 мең сум акча алалар. Өченче урында – химия продуктлары җитештерү. Биредә уртача хезмәт хакы аена 55,3 мең сум тәшкил итә. Башкортстанда фәнни хезмәткәрләр дә якынча шуның кадәр ала. Аннан соң иминият һәм финанс эшчәнлеге белән шөгыльләнүче хезмәткәрләр килә – алар 53,6 мең сум акча ала. Ниһаять, “башка транспорт чаралары һәм җиһазлары” җитештерүчеләр дип аталучылар бу югары хезмәт хакы бишлеген йомгаклый. Алар уртача 51,8 мең сум ала.

Рәсми мәгълүматларга караганда, Башкортстанда җиһаз җитештерүчеләр һәм тире эшкәртүчеләр иң аз хезмәт хакы ала.

Җиһаз җитештерүчеләрнең – 14,9 мең, тире эшкәртүчеләрнең 16,9 мең тәшкил итә.

 


Фото: journal.n1.ru

Читайте нас: