Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 июль 2021, 10:06

Балалар өчен яңа түләүләр

Нинди алар? Бу акчаларны кемнәр алырга мөмкин? Күләме күпме? Җавап – сайтта!

Балалар өчен яңа түләүләр
Балалар өчен яңа түләүләр
Балалар өчен яңа түләүләр
Балалар өчен яңа түләүләр

Русия Пенсия фондының Башкортстандагы клиент хезмәтләре 1 июльдән йөкле хатыннардан һәм 8 – 17 яшьлек балалары булган гаиләләрдән яңа түләүләргә гаризалар кабул итә башлады. Гаризаларны “Госуслуги” дәүләт хезмәтләре порталында, яки Пенсия фондының яшәү урыныгыз буенча клиент хезмәтендә тапшырырга мөмкин.

«Балалары булган гражданнарга дәүләт пособиеләре турында» Федераль законга кертелгән төзәтмәләр нигезендә, яңа түләүләр 8-17 яшьлек балаларны ялгыз тәрбияләүче әнигә яки әтигә, шулай ук йөклелекнең иртә срокларында медицина оешмасына исәпкә баскан хатын-кызларга биреләчәк. Ике түләүнең дә күләме һәр төбәктә билгеләнгән яшәү минимумына карап билгеләнә. 8-17 яшьлек балаларны ялгыз тәрбияләүче әнигә яки әтигә –  баланың яшәү минимумының 50 проценты, йөклелек буенча – эшкә яраклы өлкәннәрнең яшәү минимумының 50 проценты түләнәчәк.

Башкортстан Республикасында әтисе яки әнисе генә булган, тулы булмаган гаиләләрдә үскән бала башына 5 038 сум 50 тиен түләнеләчәк. (Төбәктә баланың яшәү минимумы  10 077 сум тәшкил итә.) Ә йөкле хатын-кызларга 5320,50 сум алачак. Башкортстанда эшкә яраклы кешенең яшәү минимумы 10641 сум тәшкил итәчәк.

Гаилә кеременең күләме пособиеләр алу өчен мөһим шарт булып тора. Закон буенча ул субъекттагы яшәү минимумыннан артмаска тиеш. Кулланма ихтыяҗны комплекслы бәяләү исәбенә алына.

Фото: https://pbs.twimg.com/

Читайте нас: