Барлык яңалыклар
Журнал номерлары
12 ноябрь 2020, 14:35

Тозлыкушлар "Тулпар"лы!

Дуслар, ә сез "Тулпар"га язылдыгызмы әле?

Чакмагыш районыннан унике чакрым ераклыкта, ут күршеләр Кушнаренко һәм Дүртөйле районнары янәшәсендә урнашкан Тозлыкуш авылы бар. Бу төбәктән бихисап күренекле шәхесләр: Әхмәтзагыйт Вәлиев, Хәмитҗан Зарипов, Касыйм Йосыпов, Фәнис Әмирханов, Рәшит Вахитов, Люция Әблиева, Зирена Бәдретдинова, Риф Йосыповлар чыккан. Алар хакында монда яшәүчеләр горурланып сөйли. Яңарак кына Чакмагышның Бөек ватан сугышы энциклопедиясе сериясендә Хәйдәр һәм Айдар Басыйровларның “Тозлыкуш ягы яугирләре” исемле китабы дөннья күрде.
Тозлыкушта модель мәдәният йорты һәм китапханәсе бар. Мөдир Гөлфия Потапова, “Ахирәтләр” халык фольклор ансамбле(җитәкче Алина Сәлихова), баянчы Клара Хафизова, художество җитәкчесе Витольда Камилҗанова, “Чакматаш” бию ансамбле җитәкчесе Гөлназ Габсалихова, китапханәче Гөлнара Сәхибгәрәева тырышып эшлиләр. Мәктәп балалары белән берлектә төрле мавыктыргыч түгәрәкләр алып баралар: курчаклар тегәләр, бисер ярдәмендә сувенирлар ясыйлар. Конкурсларда призлы урыннар алалар. Пандемия чорында да эш тукталмый, чаралар онлайн форматта үтә. Җәй көннәрендә бу мәдәният һәм сәнгать учагының эшчәнлеге белән үзем дә танышып, китаплар бүләк иттем. Чал тарихлы авылның музее белән дә шушы ук бинада танышу мөмкин.
Әлбәттә, күп чараларны үткәрүгә әзерләнгәндә дә Башкортстан яшьләренең әдәби-нәфис, иҗтимагый-сәяси “Тулпар” журналы ярдәмгә килә, авыл халкы аны бик яратып, кинәнеп укый. Кечкенә тозлыкушлылар исә “Әллүки”не укып үсә.
Юлай Низаев,
“Чакмагыш чаткылары”
район әдәби-иҗат берләшмәсе
җитәкчесе урынбасары.
Читайте нас: