Барлык яңалыклар
Журнал номерлары
28 Май 2020, 11:35

Ә сез язылдыгызмы?!

Кадерле дуслар! Алдагы яртыеллыкка “Тулпар” журналына язылу бара! Бакча эшләре белән булашып, яраткан басмабызга язылырга онытмадыгызмы? Чакмагыш дусларыбыз Сәмига апа һәм аның оныгы Юлай НИЗАЕВЛАР “Тулпар”га әллә кайчан язылып өлгергән инде. Алардан килгән хатны уку өчен безнең сайтка үтегез.Ә сезгә журналыбыз ошыймы? Киләчәктә нинди темаларга язмалар, кайсы авторларны күрергә теләр идегез? Быел язылдыгызмы? Сездән бу хакта хатлар һәм "Тулпар" белән кочаклашып төшкән матур фотоларыгызны көтәбез!

Сәмига ШӘЙХЛИСЛАМ (иҗатчы, теш табибы. Чакмагыш районы):
"Тулпар" – татар телле укучылар яраткан басмаларның берсе. Без дә гаиләбез белән аны озак еллар алдырып киләбез. Журнал яшьләр өчен дип чыкса да, анда бар буын вәкилләренә дә хуш килерлек хикәя-повестьлар, шигырьләр, сәнгать кешеләре, фән эшлеклеләре тормышы турында, һ. б. кызыклы, укучыны үзенә җәлеп итәрдәй материаллар табып була. Журнал хезмәткәрләре үзләренең авторларына ихтирамлы булулары, һәр авторны, хәбәрчене үстерүгә булышулары белән дә игътибарга лаек.
Журналның ике айга бер генә чыгуында да тирән мәгънә ята, без аны, өйләребезгә сагынып көткән кадерле кунак кебек, түземсезлек белән көтеп алабыз.
2020 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына язылу кампаниясе дәвам итә. Үз иткән басмабыз "Тулпар"га язылып калырга онытмыйк, дуслар! Журнал битләрендә дөнья күрәсе яңадан-яңа әдәби әсәрләр, фәһемле мәкаләләр, күренекле шәхесләр белән очрашырга соңлап куймыйк. Кемдер, бәлки, сайттан укыйм, дияр, ләкин әсәрләрнең өр-яңаларын һәм иң яхшыларын бары тик журналның кәгазь вариантыннан гына табып була. Татар дөньясының яраткан кунагы "Тулпар" журналын алдырыйк, укыйк! Журналның озын гомерле, күп тиражлы булуына без дә тыйнак кына итеп өлешебезне кертик, дусларым!
Юлай НИЗАЕВ (М. Акмулла исемендәге БДПУ көллияте студенты, Чакмагыш районы):
Безнең гаиләбез мин кечкенә чактан ук "Тулпар" журналын һәрдаим алдырып килде. Укый белә башлаганнан журналның "Тузганак" кушымтасын укып, яшьтәшләремнең иҗаты белән кызыксынып үстем. Үсә төшкәч, картәтием Әгъдәл Низаевның сатирик әсәрләре белән дә нәкъ менә "Тулпар" аша таныша башладым. "Тулпар" мине республикабызда яшәгән талантлы иҗатчылар белән таныштыручы булды. Киләчәк көннәремдә дә бу матур бай эчтәлелекле басма белән бергә атлаячагыма, аны чын дустым итеп сакларыма шигем юк! Дусларым, Сезнедә "Тулпар"га язылырга, аны укырга чакырам. Бергә булыйк, бердәм булыйк!
Читайте нас: