Барлык яңалыклар
Журнал номерлары
23 декабрь 2019, 13:37

Фотоконкурс тәмам, җиңүчеләр билгеле!

“Тулпар” журналы 2017 ел башында үзенең укучылары арасында “Мизгелдә – Мәңгелек” дип аталган фотоконкурс игълан иткән иде. Конкурска килгән материаллар арасыннан иң яхшы 11 авторның эшләре журналның төсле кушымтасында басылып чыкты.Абруйлы жюри, аларның эшләрен кабат карап чыккач, җиңүчеләр дип түбәндәгеләрне билгеләде:

I урын
Зәйтүнә ӘБДЕРӘШИТОВА (Күгәрчен районы, Йомагуҗа авылы) – Тулпар. 2019. №2.
II урын
Илфир ИСЛАМГАЗИН (Чакмагыш районы, Калмашбаш авылы) – Тулпар. 2017. №4.
III урын
Ләйсән САЛИХОВА (Тәтешле районы, Кашкак авылы) – Тулпар. 2018. №4.
“Тулпар” журналы редакциясе барлык укучылары исеменнән җиңүчеләрне ихлас котлый, аларга корычтай сәламәтлек, яңадан-яңа иҗади уңышлар тели!
Редакция җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр дә әзерләде. Аларны тапшыру өчен җиңүчеләребездән редакция белән бәйләнешкә керүләрен үтенәбез!
Читайте нас: