Барлык яңалыклар
Журнал номерлары
1 декабрь 2019, 12:40

Декада башлана. "Тулпар"ны онытма!

Дуслар, «Бөтенрусия әбүнәчеләр декадасы» башлана. Ул 2-12 декабрьдә үтә. Почтага барып, арзан бәягә "Тулпар"га язылып калыгыз! Ник дисезме?

Беренчедән, журналга язылу болай да бик арзан, ярты елга (3 сан) 374 сум 16 тиен. Декадада язылу бәясе тагын да төшә. Бу акчага бер килограмм кәнфит алганчы, журналга язылсагыз, ярты ел буе әдәби әсәрләр, кызыклы язмалар укып рәхәтләнәчәксез.
Икенчедән, иң яхшы, заманча әсәрләр һәм мәкаләләрне журналның кәгазь я ПДФ-вариантыннан гына табарга мөмкин. "Тулпар"ны сайттан гына укыйм, диючеләр тирәнтен ялгыша. Сайтта, гадәттә, әсәрләрдән өзекләр генә бирелә, я инде яңалыклар, журналда күптән чыккан мәкаләләр урнаштырыла.
Өченчедән, "Тулпар"ны әти-әниләрегез, туган-тумача, күрше-күлән, мәктәп, мәчет, китапханәләргә яздырып бүләк итәргә була. Бу бүләк аларны ярты ел буе сөендереп торачак.
Читайте нас: