Барлык яңалыклар
Журнал номерлары
25 октябрь 2019, 12:58

Зәйфә САЛИХОВА. "Тулпар"ны котлап...

Заман акылдан яза дип,Син дә акылдан язма.Намусың кушканча яз син,Өстән кушканча язма.

“Тулпар”ның 25 еллыгы уңае белән
25 кенә яшьлек булсаң да, сиңа хөрмәтле дип дәшәм, Хөрмәтле “Тулпар”! Сине шушы дәрәҗәле исемгә лаеклы иткән барча хезмәткәрләргә олы ихтирам белән, яратып, "Хөрмәтле тулпарчылар" дип эндәшәм.
Бәләбәй төбәге иҗатчылары һәм укучылары исеменнән барыгызны да, шулай ук илебезнең төрле төбәкләрендә сибелеп яшәүче журнал укучыларын, авторларын, басмага мөнәсәбәте булган барлык-барлык милләттәшләрне әлеге күңелле, иҗади бәйрәм, Туган тел, Әдәбият, Милли гамь бәйрәме белән ихлас котлыйм.
Мактанырлык урының бар, “Тулпар”, без сине беренче саныңнан ук алдырып киләбез, яратабыз, сагынып көтеп алабыз. Яшәешебезнең бөтен якларын яктырткан, тарихта якты эз калдырган һәм калдыра килгән шәхесләребез белән таныштырган,Туган әдәбиятыбызның гүзәллеген, байлыгын, моңын йөрәкләребезгә сүз аша җиткергән, рухи баеткан, күркәм милли тәрбия биргән, алай гына да түгел, безне барыбызны да фикердәшләр, җандашлар итеп бергә туплаган, якынайткан журналга, аның мөхәрррире Фаил Камил улына, редакция коллективына, иҗади-гамәли хезмәткәрләренә чиксез рәхмәт!
Без юктан бар итеп, бүгенге көнгә кадәр һәр санның эчтәлекле, гүзәл бизәлешле, укымлы булып чыгуына зур хезмәт куючы , үзләре дә зур иҗади уңышларга ирешүче якташларыбыз Мөнир Вафин, Илдус Фазлетдинов белән горурланабыз, шулай ук проза өлкәсендә йөзеп эшләүче Дилбәр Булатовага сокланабыз.
Мондый милләтпәрвәрләребез барында “Тулпар” йөз еллыгын да бәйрәм итәр, Аллаһ боерса. Бергә булыйк! Бердәм булыйк! Без булдырабыз!
Изге теләкләр һәм ихтирам белән
Башкортстан һәм Русия Язучылар союзлары әгъзасы, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре, шагыйрә Зәйфә Салихова. Бәләбәй.
Форсаттан файдаланып, иҗатташларыма бер кәлимә шигъри сүз.
Зәйфә Салихова
Каләмдәшкә
Заман акылдан яза дип,
Син дә акылдан язма.
Намусың кушканча яз син,
Өстән кушканча язма.
Давыллардан – кыюлыклар,
Туган телдән моң алып,
Хак сүзең җиткер халкыңа,
Тик үзең булып калып.
Ак кәгазьгә иелгәндә
Каләмем шулай дәшә.
Бу сүзләр синең өчен дә
Булмасын иде рәшә.
Заманы шундый инде дип,
Син дә, каләмдәш, азма.
Йөрәгең кушканча яз син,
Өстән кушканча язма.
Өстән кушканча язма!
Читайте нас: