Барлык яңалыклар
Журнал номерлары
15 октябрь 2019, 01:42

Ә сез "Тулпар"га язылдыгызмы?

Яңгыр сибәләп тора иде. Алай да ярминкә дәвам итте. Кем кәбестә сатты, кем – бал. Ә без, почта һәм редакция хезмәткәрләренең, тауары – гәзит-журнал инде. Ташламалы хаклар, бүләкләр... Языласы да озын кышкы кичләрдә, диванга кырын төшеп, укып рәхәтләнәсе! Чакмагышлылар нинди басмаларга язылды соң?

Әллә баш мөхәррире Фәнис Әмирхановның шунда булуы тәэсир итте инде, иң үтемлесе – район гәзите "Игенче" булды.
"Тулпар" журналына, "Кызыл таң" гәзитенә язылучылар да юк түгел. Иске Калмаштан Лида Мансурова, Түбән Карьяудыдан Рида Хәмәтханова, Чакмагыштан Фәнилә Ямалетдинова, Альбина Әмирханова, Светлана Хәмидуллина, Ләбиб Гәрәев, Рәзилә Арслановалар иде алар. "Тулпар"га язылучылар оттырмады, чөнки әсәрләрнең һәм язмаларның иң яхшылары журналның басма вариантында гына дөнья күрә, аларны Интернеттан табу мөмкин түгел.
Шулай ук чакмагышлылар "Өмет", "Диләфрүз", "Манзара" гәзитләренә язылдылар. Татарча дини гәзит чыга микән, дип сораучылар булды.
Чакмагыш почтампты җитәкчесе Данис Шәйхуллин да бар иде чарада. Данис Әдип улы бу вазыйфада яңа гына эшли башлаган. Аның әйтүенчә бу чара яхшы нәтиҗә бирде. Халык белән аралашу, матбугатка яздыруның яңарак, үтемлерәк ысулларын киләчәктә дә эзләргә ниятлиләр. Районның зуррак берничә авылында абунәче көне үткәрергә җыеналар.
Читайте нас: