Беренче санны әзерләшүдә үземнең дә өлешем барлыгына шулкадәр шатмын. Башкорт дәүләт университетын тәмамлап бетмәс борын, "Тулпар"га эшкә чакырдылар.
Бердәнбер көнне минем кулга бер фото тоттырдылар да, анда кемнәр икәнен ачыкларга куштылар. Әлеге кебек, Интернет, Вацап, кесә телефоннары юк. Эш телефоннары җавап бирмәскә дә мөмкин. Киттем Яшь тамашачылар театрына. Баш режиссер бүлмәсендә Олег Ханов белән Азат Нәдергуловның сөйләшеп утыруы, көтеп торуым, алардан артисткаларның исемнәрен сорап, язып алуым хәтердә.
Ә фотода Республика Яшь тамашачылар театрында М.Фәйзинең "Ак калфак" пьесасы буенча куелган спектакльдән күренеш икән. Артисткаларның исемен дә белдем: Сара Буранбаева, Гөлназ Ирсаева, Альбина Кашапова, Гөлфия Рафикова, Чулпан Хөсәенова, Оксана Рәшитова, Эльмира Шәйхетдинова булган бу сөйкемле затлар.