Замандаш
8 Июля , 08:21

Башкортстан гүзәллеге – фотоларда

Танылган фоторәссам, пейзаж фотографиясе остасы, Русия фоторәссамнар берлеге,  Урыс география җәмгыяте әгъзасы Илфир Исламгазин фотоларында туган як яме, гөлләр моңы, Агыйдел җыры... 

Башкортстан гүзәллеге – фотолардаБашкортстан гүзәллеге – фотоларда
Башкортстан гүзәллеге – фотоларда

Туган якның кабатланмас гүзәллеген, күркәм кешеләрен һәм гомернең җете мизгелләрен ничек хәтердә калдырырга? Мизгелләрне туктата алырга сәләтле сәнгать төре – фото ярдәмендә, әлбәттә. Дөньяга мәхәббәтле карашны, мизгелләрнең фәлсәфи тирәнлеген,  илһам канаты кагылышы тою мөмкинлеге дә ул.

Быел апрель-май айларында Башкортстан Республикасы Милли музееның “Зирах” башкорт фотосы галереясе проекты кысаларында оештырылган “Гомерлек мавыгу” фотокүргәзмәсе фото сәнгатенең шундый уңышлы бер чагылышы иде. Экспозициядә танылган фоторәссам, пейзаж фотографиясе остасы, Русия фоторәссамнар берлеге,  Урыс география җәмгыяте әгъзасы Илфир Исламгазин иҗаты тәкъдим ителде.

Автор сәнгать сөючеләр игътибарына иҗат юлының мөһим этапларын үз эченә алган алтмыштан артык эшен чыгарган. Арада яшьлектә төшерелгән беренче фотосурәтләрдән алып республика, бөтенрусия һәм халыкара конкурсларда билгеләп үтелгән җитлеккән әсәрләргә кадәр бар иде. Аларның күпчелеге туган Башкортстанга, Уфа шәһәренә, армия истәлекләренә һәм уникаль табигать күренешләренә багышланган. “Туган киңлекләр” (2023)  фотоальбомына кергән сурәтләр, шулай ук төбәк турында коллектив басмаларда һәм китапларда басылган эшләр аерым урын алып тора иде.

Күргәзмәне ачу тантанасында сәламләү сүзе белән Милли музей директоры Рөстәм Исхаков чыгыш ясады. Рөстәм Әхмәт улы юбиляр иҗатының республика мәдәнияте өчен әһәмиятле булуын ассызыклады: “Илфир Исхак улы, сезнең талантыгыз йогынтысында без республикабызның никадәр матур һәм уникаль булуын ачтык. Сез – танылган оста. “Зирах” башкорт фотосы галереясе проектында сезнең эшләрегез классиклар В. Стрижевский һәм Р. Бадыйков фотолары белән беррәттән лаеклы урын алды. Без сезгә бу югары дәрәҗәдәге осталыкны күрү мөмкинлеге биргәнегез өчен чын күңелдән рәхмәтлебез».

Илфир Исхак улының дусты,  хезмәттәше,   Башкортстан Республикасының халык рәссамы  Рәиф Бадыйков юбиляр турында истәлекләре белән уртаклашып, яшьлек елларын искә төшерде.  “Без 1961 елда Уфага ФЗОга укырга килгәч танышып киттек. Шунда мин Илфирның   фотога төшерү белән мавыгуын белдем. Училищены тәмамлагач та без бергә фото белән шөгылләнеп йөрдек әле. Аннан инде хаклы ялга  чыккач, ул фотоаппарат алып, бу яраткан һөнәре белән ныклап шөгылләнә башлады. Бик күп күргәзмәләрдә катнашты, нәтиҗәсен инде менә үзегез күреп торасыз”,  – диде Рәиф Карам улы.

Илфир Исхак улы Чакмагыш районы Калмашбаш авылында туган. Югары белемле төзүче. Аның яраткан шөгыле гаиләдә берничә буынны берләштерә. Бу сәләт аның улына, оныгына да күчкән. “Әтием яшьли фотога төшерү белән шөгыльләнде һәм беренче фотоаппаратым  һәм мавыгуым  да миңа аңардан мирас буларак күчте.   Минем сәяхәтләрем,  сәфәрләрем, Алтай, Урал төбәкләре табигате аны да кызыксындырды һәм ул актив рәвештә пейзаж фотографиясе белән дә шөгыльләнә башлады. Без бергә сәяхәт иттек һәм бу сәяхәтләрнең нәтиҗәсе инде менә сезнең алдыгызда. Мин әтием белән бик горурланам”, – диде юбилярның улы Ирек Исламгазин.

 

Дилбәр СӨЛӘЙМАНОВА.

Башкортстан гүзәллеге – фотоларда
Башкортстан гүзәллеге – фотоларда
Башкортстан гүзәллеге – фотоларда
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас