Замандаш
24 Июня , 09:29

Студент та, тарихчы да, артист та ул!

Кызлар, Илдар РАХМАНОВ кебек шәп егет белән танышырга теләсәгез, Уфа Фән һәм технологияләр университеты Гуманитар һәм социаль фәннәр институтының татар теле һәм әдәбияты, рус теле бүлегенә укырга килегез!

Студент та, тарихчы да, артист та ул!Студент та, тарихчы да, артист та ул!
Студент та, тарихчы да, артист та ул!

Илдар Илнур улы РАХМАНОВ 2003 елның 1 апрелендә Башкортстанның Миякә районы Сатый авылында туган. Уфа Фән һәм технологияләр университетының III курс студенты. “Татар теле һәм әдәбияты, рус теле” белгечлеге буенча белем ала. Төрки халыкларның тарихы, телләре белән кызыксына. “Башкортстан татарлары конгрессы”ның Яшьләр эше, төбәкне өйрәнү һәм тарих комиссияләре әгъзасы. Төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең “Ак Идел җире” оешмасы эшендә актив катнаша. Университетның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы каршында эшләүче “Сәләт” студентлар театры тамашаларында үзәк рольләрне башкара.

Иске татар теленнән (иске имлә) төрле текстларны хәзерге графикага күчерү һәм тәрҗемәләү эше белән шөгыльләнә. 8–14 апрельдә Русия Язучылар союзы Мәскәү янындагы Переделкино шәһәрчегендә уздырган татарча текстология һәм тәрҗемә остаханәсе кысаларында ХХ гасыр башы язучысы Фатих Кәриминең “Яуропа сәяхәтнамәсе” дип аталган юлъязмаларын иске татар теленнән рус теленә тәрҗемә итүдә катнашты.

2025 елның июнендә Татарстан Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты оештырган Алтын Урда тарихы буенча Җәйге мәктәптә “Идегәй” дастанының тарихи нигезләре буенча чыгыш ясады.

– Мин тарихны, телне өйрәнәм, төрле чараларда, форумнарда катнашам, башка төрки халыкларның вәкилләре белән аралашам һәм аларны мәдәниятебез белән таныштырам. Алтын Урда дәүләте – тарихыбызның бер өлеше, аңа үтеп керү халкыбызның мәдәни үсешенә дә, милләт буларак саклануыбызга да, киләчәккә үсеш юлларын билгеләүгә дә ярдәм итәчәк, – ди Илдар.

Фото: Илдар РАХМАНОВның шәхси архивыннан.

Студент та, тарихчы да, артист та ул!
Студент та, тарихчы да, артист та ул!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас