

Кеше гомере хакы
Борай районында, гүзәл Агыйдел буендагы Яңа Ялдәк авылында 1938 елда бер матур кыз бала дөньяга аваз сала. Сәетгали Сәлимгәрәев белән Зәйнәп Юнусова гаиләсендә Зәйнә, Канәфи, Факия, Хәмит, Фәрдүнә, Фәрит, Венерадан соң җиденче бала Венера була ул. Тормыш давыллары, ачлык еллары гаиләне шактый өзгәләп-тарткаласа да, әти белән әни кеше балаларына бар йөрәк җылысын биреп үстерәләр. Җитеш яшәгән гаилә үз вакытында кулаклаштыру афәтенә эләгә, Сәетгали абзыйның ике өен кәнсәләр ясыйлар, үзен Себер җибәрәсе булалар, әмма, каты авыру сәбәпле, ул авылда яшәп кала ала. Бөек Ватан сугышы еллары аеруча авыр була. Алабута, кәлҗемәгә калалар. Кайбер кешеләр ачлыктан шешенә башлый. Сәлимгәрәевлар гаиләсе бик эшчән була, басудан-урманнан кайтып та керми, ризык, ягулык хәстәрли.
Венера, каршылыкларга бирешмичә, теремек, откыр, зирәк кыз булып буй җиткерә, гел бишле билгеләренә генә өлгәшә, бик теләп үзешчән сәнгать чараларында катнаша. Җиденче сыйныфны тәмамлагач, Бөре медицина техникумына укырга керә. Анда урысча да белергә кирәк, латин телен дә өйрәнергә тиешле. Кыз тәүдә аптырабрак кала. Әмма кайчак кешегә бер җылы сүз җитә бит. Директор Павел Петрович көннәрдән бер көнне: “Вот я решил, Салимгареева и Назмутдинова могут учиться на четыре и пять”, – ди. Бу сүзләрне ишеткән Венерада үз көченә ышаныч барлыкка килә һәм ул тырыша, укый, 1957-60 елларда техникумны уңышлы тәмамлап, диплом ала.
Акушерстводан имтихан бирүен әле дә хәтерли ул. Имтихан алучы сорый, әгәр бәби табучы хатын кансырый башласа, нишләрсең, ди. “Операция ясарга кирәк”, – дип телемне әйләндереп әйтә алмыйм гына бит, – ди Венера ханым, – чөнки әнкәй көн дә ике теләген тели иде: операцияләргә барырга язмасын да суд юлларында йөрергә туры килмәсен”. Шулай итеп, кыз иң яраткан фәненнән дүртле алып чыга, калганнары – гел бишле.
Үз туган ягында фельдшер-акушер булып эшли башлаган кызны авыл халкы бик яратып кабул итә. Бианасы Кәримә апа белән биатасы Фәйзрахман да киленнәрен бик үз итәләр. Ул аларны соңгы көннәренәчә тәрбияли. Фаяз белән Венераның уллары Радик һәм кызлары Динара да Иске Бикмәттә туа.
Әмма бераздан аңа ике баласы белән авылдан күчеп китәргә туры килә. Миякә районының Илчегол авылында Фәрдүнә апасы белән җизнәсе укытучы булып эшли. Ирле-хатынлы Дилмөхәммәтовлар икесе дә эшләрендә алдынгы, бик актив җәмәгатьче була.
Яшь фельдшер Шафран туберкулез диспансерында эшләп китә. Булачак тормыш иптәше, анестезиолог булып эшләүче Шәүкәт Хисмәтов белән шунда таныша. Венера – шәфкать туташы, икәүләп туберкулездан зарараланган үпкәләргә катлаулы операцияләр ясыйлар. Авыруларны операциядән соң да карарга кирәк, чөнки тәүлекнең нинди вакытында да яралардан кинәт кан ургый башларга мөмкин. Бу авыруның йогу куркынычы да бар, аннан саклану өчен кымыз эчә идек, дип хәтерли Венера ханым.
Өч елдан Миякә районының Җилдәр участок хастаханәсенә күченәләр, унҗиде ел буе тирә-як авыл халкына медицина ярдәме күрсәтәләр. “Ул елларда йөгердек тә йөгердек инде, – дип хәтерли әңгәмәдәшем. – Мал да тоттык, өчәр сыер асраган еллар да булды”. Хәтерендә, бер авылдан тулгак тоткан хатынны китерәләр. Кыйналган, кычкырырга да хәле юк. Ире тиз генә кайтып китә. Биш килограмм авырлыктагы кыз бала туа. Бер атна үтә, ике – ана белән баланы килеп алучы юк. Венера белән Шәүкәт аны үзләренә алып кайталар, баланы сулар кертәләр. Шулай, төрле хәлләрне кичерергә туры килә.
Бианасы Гайшә йомшак күңелле кеше була, шигырьләр яза, догалар укый, авыргач, өч ел түшәктә ята. Килене Венера эшкә барырга да, аны карарга да өлгерә. Авыл карчыклары белән сөйләшеп, Венера аларны көндез авыру янына хәл белергә, чәй эчәргә керүләрен үтенә. Гайшә апа, хәле авырайгач, киленен янына чакырып ала. “Балам, кил әле, – ди, – тыңла әле мине, ди. Үзенең соңгы үтенечен пышылдый: – Мин озак тормам, теге дөньяга чистарынып китәсем килә”, – ди. Венера аның әйткәннәрен үти, юындыра, киемнәрен, урын-җирләрен алыштыра. “Рәхмәт, балам!” – дип, килененнән риза-бәхил булып, карчык аңа бүләк итеп, кул сәгате суза. Теләкләрен әйтеп, бәхиллеген биреп, аның кулында соңгы сулышын ала. Венера ханым бианасы бүләк иткән бу сәгатьне бүгенге көндә дә кадерле ядкарь итеп саклый. Иренең бертуганнары Мөнирә, Заирә белән, аларның балалары белән дә дус булып, гомер кичерәләр, җылы-җылы хатлар алышалар.
1987 елда гаилә Уфа районының баш табибы Вилсур Хөснияр улы Галимов чакыруы буенча, Кызыл яр авылына күченә. Шанлы тарихка ия бу авыл 1773-74 елда ярты ел чамасы авыл пугачевчылар кулында була, командиры Василий Чапаев булган 25нче дивизия сугышчылары эзләрен дә саклый. 1985 елда анда яңа амбулатория төзелгән була. Шәүкәт Нигъмәт улы – Кызыл яр участок амбулаториясенең баш табибы, Венера Сәет кызы фельдшер-акушер булып уңышлы эшләп китәләр. Тиз арада фатир да була. Икесе дә үз һөнәрләрен зур ихласлык, җаваплылык белән башкаралар. Урманнан үсентеләр алып кайтып утырталар, җәй җитсә, бина яны чәчәкләргә күмелә.
Әлшәй районының Слак авылында туып-үскән Шәүкәт Нигъмәт улы Хисмәтов (1931-2021), шулай итеп, гомерен медицинага багышлый, почетлы донор да була, 40 ел хезмәт стажына ия. Ул Кызыл яр авылы амбулаториясенә җитәкчелек иткән елларда биредә тату коллектив оеша. Балалар табибы Светлана Васильева, фельдшерлар, шәфкать туташлары Лидия Понамарова, Элиза Шәймарданова, Роза Бәшарова, Дамира Әбдрәхимова үз участокларына караган авылларның халкы сәламәтлеге сагында тора. Ул елларда участокта өч меңнән артык кеше исәпләнсә, хәзер халык саны тагын да артыграк.
Венера Сәет кызы Хисмәтова, югары катерогияле фельдшер-акушер буларак, 42 ел стаж белән хаклы ялга чыга. Заманында шәфкать туташлары арасында оештырылган республика конкурсы дипломанты да була ул. Әлбәттә, төрле вакыйгалар очрый. Бервакыт амбулаториядә бәби кабул итәргә туры килә.
Венера ханым үз практикасында борыннан килгән савыктыру алымнарын да куллана. “Гомер буе дару белән генә түгел, җылы, тәмле сүз белән дә кешеләрне дәваларга тырыштым, һәр туган баланы бисмилла белән кулга алдым”, – ди ул. Эштән бушаган арада хор оештыралар, спектакльләр куялар, Венера ханым үзе сценарийлар яза, репитицияләр оештыра.
Табигый ки, балалары да кешелекле һөнәрләр сайлый. Радик (1961) мәктәпне алтын медальгә тәмамлый, Уфа медицина институты дипломына ия. Уфаның 13нче хастаханәсендә берничә ел анестезиолог була, аннан Бөтенрусия күз һәм пластик хирургия үзәгендә эшли башлый, атаклы хирург Эрнест Мулдашев белән бергә эшләү бәхете тия. Радик Фаяз улы Галиәхмәтов 2006 елдан – тернәкләндерү медицинасы бүлеге мөдире. 2010 елда кандидатлык диссертациясе яклый. Хәләле Асия Уфа дәүләт авиация институтын тәмамлаган, ике ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр.
Виктория 1963 елда туган. Ул шулай ук бик игелекле һөнәр – педагог һөнәрен сайлый, БДПУның филология факультетын тәмамлап, мәктәптә укыта, ире Радик белән тату яшиләр, ике балалары бар.
1973 елда туган Динара да мәктәптән соң медицина институтын сайлый. Кияве Фәнил белән уллары Кәримне тәрбияләп үстерәләр. Динара тәүдә Юматовода терапевт булып эшли, әлеге вакытта Уфада эшли.
Шулай итеп, Венера ханым бүген балалары, оныклары, оныкачлары белән әвәрә килеп, аларның кадер-игътибарын, игелеген татып яши. Әмма ул үзе дә якыннарына карата бик игътибарлы, шәфкатьле-миһербанлы ул. Тормыш иптәше, 52 ел буе иңгә-иң куеп гомер кичкән хәләле Шәүкәт Нигъмәт улын туксан яшенәчә кадерләп тәрбияләп соңгы юлга озата. Озак еллар әнкәсенә таяныч-терәк була.
Ялдәк авылы Борай районының аргырак почмагында урнашкан. Анда кайчандыр Уфадан автобуслар да йөрмәгән, Агыйделдән пароход белән кайтырга туры килә, пристаньнан авылга кадәр тагын ара бар. Берзаман катер да йөреп ала, ярый, анысы авыл янына туктый. Радик та картәнисен карашырга ярдәмләшә, БДМУда укыган елларында Уфадан авылга кайтып йөри. Картәнисенә бөтен эшләрен эшләшә, чишмәдән су ташый. Авырый башлагач, Зәйнәп апаны Кызыл ярга алып киләләр. “Әзрәк сәламәтләнсә, кайтарыгыз, ди иде, үз йортына ашкына иде, – дип хәтерли Венера ханым. – Кайсы елларны каз тотты, песие бар. Күченгәндә, аларны да алабыз. Үлемтекләрен дә үзеннән калдырмый иде”. Венера ханымның кулында: “Рәхәт яшәгез, ике дөнья бәхетен насыйп итсен!” – дип җан бирә әнкәсе.
Ак халатына тап төшерми Венера ханым. Ак халат хакының кеше гомере булуын бар тирәнлеге белән аңлый. Эшен, хак өчен генә түгел, күңел биреп, намус белән башкара. Кулына алган сабыйларның тәүге сулышына ихластан сөенә, аларның сәламәтлеге өчен борчыла. Үзе кабул итеп алган балаларның исән-сау булуы – аңа иң зур бүләк. “Ана булырга җыенган һәр хатын-кызга зур хөрмәт белән карыйм, – ди ул. – Чөнки ул шушы якты дөньяга бәбиен тудыра, Ана була”.
Үзе дә ана, ир хатыны буларак, язмышына төшкән сынауларны кыюлык, тырышлык белән кичә ул. Догадан, бисмилладан өзелми, әнисенең, бианасының, хәләл җефетенең бәхиллеген, ризалыгын алуга ирешә. Хаклы ялда да аның һичбер буш вакыты юк. Гөлләр үстерә, гортензияләре, раузалары тирә-якка ямь-нур сибә. Кош-корт асрый. Туганнарына, балаларына каз мамыгыннан юрганнар сырып бүләк итсенме, тәмле җиләк-җимеш каклары киптереп сыйласынмы – һәр эшенә күңел җылысын, якты йөзен, тәмле сүзен куша. Сәмәрканд шәһәрендә яшәгән җиңгәсе Маһирә кайчандыр аны тегүгә өйрәтә. Шул һөнәрне Венера гомер буе ташламый, әле дә тегү машинасы кул астында гына тора. Ул гына да түгел, авыл, амбулатория тарихын фотоальбомнарга терки, шигырьләр иҗат итә, үзешчән сәнгать чараларында да катнаша. Фәнил Малик улы Садыйков имам-табиб булып торган мәчеттә үткән дини бәйрәмнәрдә теләп катнаша, гыйбадәт йортының елъязмасын теркәп бара.
Ак нур гына урманнар да,
Урманнардагы юллар,
Ак нурларга төренешеп,
Килсен тик имин еллар, – дип,
олыгайган көннәрендә үткән гомер юлына, бүгенгесенә карый да, әлхәмдүлилләһи дип, шөкер кыла, Венера Сәет кызы, көннәр-айлар, еллар-юллар бушка үтмәгән. Һәркем өчен ихлас догаларын кылып яши ачык йөзле, тәмле телле, уңган-булган милләттәшебез. Үзе туып-үскән мәхәббәтле гаиләнең якты нурын үз гаиләсендә дә яшәтә, балалары, оныкларына да тапшыра, йөргән юлларында башкалар беләне дә кызганмый бүлешә. Хатын-кыз табиб өлешенә төшкән шушы җаваплы да, мәртәбәле дә бурычтан кыйммәтлерәге юктыр да...
Дилбәр БУЛАТОВА.