Барлык яңалыклар
Замандаш
25 февраль , 21:10

Регина ГӘРӘЕВА. Әбием сандыгы

Бүген без фотосурәтләрне сандыкта түгел, ә телефонда саклыйбыз. Әмма шул сандыкны ачканда, вакытның туктап калганын тоясың. Ул безгә: "Син кем? Син кайдан? тамырларың нинди?" — дип сорау бирә кебек.

Регина ГӘРӘЕВА. Әбием сандыгы
Регина ГӘРӘЕВА. Әбием сандыгы

Минем сезгә бүген гади генә бер әйбер турында сөйләп үтәсем килә. Сез аңлавынча — сандык. Әйе, шундый бер иске, зур, төрле төстәге, өстендә ниндидер бизәкләре булган сандык. Бәлки, күпләрегезнең нәнәйләрегездә шундый сондык әле дә бардыр.
Минем өчен бу сандык — гади бер әйбер түгел, ул — чын хатирәләр тупланмасы. Бала чакта нәнәемнең  сандыгын ачу минем өчен чын бәйрәм була иде. Чыннан да, аның авыр капкачын күтәрәсең, һәм... аннан иске генә, баллы бер ис бөркелеп китә. Нафталин, коры үләннәр һәм гүя  вакытның үзенең исләре!
Сандык эчендә нәрсә генә юк! Балитәкле күлмәкләр, матур-матур яулыклар, шакмаклы сөлгеләр... Ә иң кызыгы — төптә ак кәгазьгә төрелгән әйберләр. Әбиемнең яшьлек чагындагы хатлары, кыңгыр бүрекле чибәр бер егетнең фотосы, ярым өзелгән беләзек...
Хәзер мин  сандыкның тирәнрәк мәгънәсен дә аңлый башладым. Бу сандык — безнең гаилә тарихы. Андагы һәр әйбердә  —  бер язмыш, бер вакыйга тора. Ул безнең тамырларыбызны онытмаска өнди.
Бүген без фотосурәтләрне сандыкта түгел, ә телефонда саклыйбыз. Әмма шул сандыкны ачканда, вакытның туктап калганын тоясың. Ул безгә: "Син кем? Син кайдан? тамырларың нинди?" — дип сорау бирә кебек.
Шуңа күрә, кызлар, егетләр, әгәр сезнең әби-бабаларыгызның әле дә булса шундый сандыгы яшәп ятса, аны ачып карагыз әле! Сездә нинди хисләр туа икән, нинди уйлар  килә?

Ышанам ки, сез аннан заманча телефоннарда табылмаслык җылылык табарсыз. Вакытны туктатып, хатирәләр дөньясына сәяхәт итәрсез.

Регина ГӘРӘЕВА,

УФһТУның татар-рус бүлегенең 4 нче курс студенты.

Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас