Барлык яңалыклар
Замандаш
27 гыйнвар , 07:09

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Яшәү көче (Ахыры)

Нәсыйхымны югалтуыма унсигез ел тулса да, ул һәрвакыт минем белән. Искиткеч, соклангыч кеше иде ул. Аның төсе кызларымда, сигез оныгымда, оныгымның улында яши. Аларның йөзендә мин сөеклемне күрәм кебек.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Яшәү көче (Ахыры)
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Яшәү көче (Ахыры)

Мин – бәхетле кеше!

Нәсыйхымны югалтуыма унсигез ел тулса да, ул һәрвакыт минем белән. Искиткеч, соклангыч кеше иде ул. Аның төсе кызларымда, сигез оныгымда, оныгымның улында яши. Аларның йөзендә мин сөеклемне күрәм кебек. Гаилә гармониясен шул да күрсәтә: кызларым бик яраттылар һәм яраталар әтиләрен, бер кайчан да онытмыйлар. Иң зур бәхет ул, озак еллар үтүенә карамастан, иреңнең туганнары сине якын итеп, аш-судан калдырмыйча, кайткан саен каршы алып торсалар, үзләре килеп йөрсәләр. Иремнең гаиләсендә сигез бала иде, кызганычка каршы, хәзер өчесе генә исән. Үзем дә, балаларым да туганнарны бик хөрмәтли, балаларыбыз, оныкларыбыз бик дус, бер-берсенә ярдәм итеп, туган итеп торалар. Шулай бер-беребезне аңлап, бер-беребезгә терәк булып, бергә-бергә яшәп ятабыз.

Аннары кешеләргә үзеңнең кирәк булуыңны аңлау – үзе бәхет. Мин оештырган “Илһам / Вдохновение” иҗат берләшмәсендә без бер-беребез белән аралашып, сөйләшеп, шатлык-кайгыларыбызны уртаклашып гомер итәбез. Интернетта, социаль челтәрләрдә безнең битләргә язылучыларның гомум саны йөз меңнәрдән артып китә. Артыңда шундый дуслар, теләктәшләр “гаскәре” тору – үзе бәхет түгелме?

Бергәләшеп нинди генә проектларда катнашмыйбыз без! “Сәләмәт иртә”, “Әдип сүзе”,”Авылым гүзәллеге”, Дөньякүләм әдәби марафон, “Муса Җәлилгә багышланган марафон”, “Сәҗидә миләшләре”, “Гореф-гадәтләр марафоны”, “Гүзәлләр тудырган гүзәллек”, “Җырлыйк әле”, соңгы елларда киң таралу алган “Мөҗәй марафоны” һәм башкалар.... Без бу чараларда катнашып кына калмыйбыз, яктыртып та барабыз.. Менә шуннан тарихта сакланырлык китаплар туа да инде...

Шәхсән уңышларым да бихисап: 2019-2022 елларда Мөҗәһит Хәйретдинов, Зөлфирә Сафина исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Халык шагыйре Роберт Миңнуллин истәлеген мәңгеләштерүгә багышланган “Су буенда туган моңнар“ бәйгесе җиңүчесе, “Шенталинские чтения” фестивале лауреаты, Сергей Довлатов, Говард Лавкрафт исемендәге премияләр номинанты, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган Интернациональ Язучылар берлеге конкурсы лауреаты, 2020-2021 елларда халыкара әдәби премиянең шигърият номинациясе җиңүчесе.

Минемчә, әгәр дә синең эшеңне күрсәләр, ярдәм кылсалар, телгә алып рәхмәт әйтсәләр – шуннан да зуррак бәхет юк. Алкышларга күмелеп, халык алдында күкрәгеңә орден, медальләр тагылу – үзе бәхет түгелмени?! Кемдә бар әле ул Изге Анна ордены, Петр I, М.А. Булгаков медалләре, Альфред Нобель дипломы?

Менә шулай, дусларымның көчле иңен тоеп, киләчәккә якты өметләр баглап, яшәвемне дәвам итәм. Ышанам, барасы юллар озын әле безнең. Иҗат, иҗади шәхесләр өчен чикләр юк!

* * *

“Үз студентың турында язуы җиңел түгел”, – дип башлаган идем сүземне. Хаталанганмын, җиңел икән. Аның фикер җебен сүтеп, әкрен генә алга барасың да барасың. Героеңның эшләгән эше, әйтер сүзе булса, шулай җиңел языла ул. Ә Нурия ханымның әйтер сүзе дә, эшләгән эше дә җитәрлек. Тормыш сынауларына сынмыйча, язмыш киртәләренә бирешмичә, аны бер сихри көч алга әйди. Бу көч – яшәү көче, тормышка, кешеләргә карата мәхәббәт көче. Ә мәхәббәт, классик сүзләренә караганда, дөньяны коткаручы көч. Димәк, Нурия ханымның да, безнең дә дөньябыз якты һәм имин булырга тиеш. Һәрхәлдә мин моңа ышанам...

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,

филология фәннәре кандидаты, доцент, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре.

Фотолар Нурия ВӘЛИӘХМӘТОВАның шәхси архивыннан.

 

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Яшәү көче (Ахыры)
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Яшәү көче (Ахыры)
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас