Барлык яңалыклар
Замандаш
25 гыйнвар , 07:35

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Яшәү көче (9)

Максатыбыз – күренекле татар шагыйре, Бөек Ватан сугышы каһарманы Мөҗәһит Хәйретдиновка “Русия герое” исемен юллау.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Яшәү көче (9)
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Яшәү көче (9)

Әдәби мирас монда саклана!

Музей – туган төбәгебезнең тарихын, анда яшәүче халыкларның мәдәниятен, ата-бабалардан килгән гореф-гадәтләрне, милли бәйрәмнәрне саклап калырга булышучы урын ул. Әдәби берләшмә музее бездә республикада беренчеләрдән булып ачылды. 2020 елның 20 ноябрендә үтте аның тантанасы. Кызыл тасманы танылган язучы-шагыйрьләр Айгиз Баймөхәмәтов һәм Рамил Чурагулов белән композитор һәм меценат Фәнир Галимов кисте.

Бүгенге көндә музей дүрт залдан, саклау фондыннан, уку залыннан һәм иҗади очрашулар өчен ачык һавада урнаштырылган зур беседкадан тора.  “Әдәби мирас” залында Туймазы районында әдәби хәрәкәт тарихы яктыртыла. Биредә “Туймазы һәм туймазылылар”, “Гаҗәеп кешеләр тормышы”, “Сугыш чоры балалары” стендлары, биредә иҗат иткән 30дан артык язучыларның тормышы һәм иҗаты турында материаллар урнаштырылган

Икенче зал “Язучылар һәм сәнгать” дип атала. Анда декоратив-гамәли иҗат җимешләре, картиналар, кул эшләнмәләре, чигү- бәйләмнәр урын алган.

Өченче залда урындагы матбугат басмалары эшчәнлеге һәм язучы- шагыйрьләрнең иҗаты яктыртыла. Музеебызның үзәк композициясе Мөҗәһит Хәйретдиновка багышланган.

Саклау фондында музейга тапшырылган бүләкләр, ярдәмче материаллар, автографлар, әдәби берләшмә материаллары тупланган. Интернет гасыры булуга карамастан, мәгълүматларны кәгазьдә, аудио- видео язмаларда, флешкаларда сакларга тырышабыз. Кыска гына вакыт эчендә музей үзенең кирәклеген исбатлады, биредә 50дән артык төркем булып китте, күрше республика- өлкәләрдән дә кунаклар килде. Аңа багышлап “Музей объединяет Музы”, “Музейный комплекс” һәм башка исемдәге китаплар чыгарылды. Музей мәдәни- агарту учагы булып тора, биредә яшьләргә патриотик һәм әхлакый тәрбия бирелә, язучыларның шәхси архивларын саклау, туган якны өйрәнү эше алып барыла. Музей активистларының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә әдәби традицияләр тергезелә, каләм осталарына хөрмәт арта, китап укучылар күбәя.

Ул Туймазы районының гына түгел, ә бөтен Башкортстанның да казанышларын баета. Музей Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган республика конкурсында өченче урын яулап, диплом, Рәхмәт хаты һәм акчалата премия белән бүләкләнде, Зөлфирә Сафина исемендәге төбәк туган якны өйрәнү музее һәм Октябрьский шәһәренең хакимияте үткәргән конкурста Мөҗәһит Хәйретдинов исемендәге премия лауреаты булды. Без Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы бүлегенә (җитәкчесе – Әлфрид Дәүләтшин) музеебызга 50дән артык күренекле татар шагыйрь-язучыларының китапларын бүләк итүләре өчен рәхмәтлебез.

Музейның туган көнендә яшь буынга ватанпәрвәрлек тәрбия бирүчеләрне, актив иҗади эшчәнлек алып баручыларны бүләкләү тантанасы оештырабыз: Рәхмәт хатлары, дипломнар һәм истәлекле Мөҗәһит Хәйретдинов исемендәге медальләр тапшырабыз. Шушы биш эчендә генә дә 18 мең диплом һәм сертификат таратылды.

Әлбәттә, хәл итәсе мәсьәләләр дә бар: мәсәлән, методик әдәбият, видео һәм электрон техника, яхшы фотоаппарат җитмәве сизелә. Бу уңайдан химәячеләрнең ярдәменә өмет итәбез, шулай ук Грант оту да кулай булыр иде. Максатыбыз – күренекле татар шагыйре, Бөек Ватан сугышы каһарманы Мөҗәһит Хәйретдиновка “Русия герое” исемен юллау. Музей биләмәсендә батыр якташыбызга һәйкәл ачу шулай ук планда.

(Дәвамы бар)

Фотолар Нурия ВӘЛИӘХМӘТОВАның шәхси архивыннан.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Яшәү көче (9)
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Яшәү көче (9)
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас