Үземне иҗатта таптым...
Хәер, үкенерлек түгел. Насыйп булса, анысы да якланыр. Әлегә... Мин үземне бөтенләй башка яктан ачтым.
Сүземне ерактанрак башлыйм. Нәсел шәҗәрәмне төзегәндә, мин үземнең ата-бабаларым арасында математиклар, шахматчылар белән бергә рухи дөнья вәкилләре – гармунчылар, җырчылар күп булуына шак каттым. Күрәсең, иҗатка мәхәббәт тамырлардан киләдер инде. Кечкенәдән татарча китаплар укырга яратуым турында әйткән идем инде. Укуга хирыслык үземне дә каләмгә этәрде. Беренче язмам 1985 елда Баулы районының “Хезмәткә дан” гәзитендә басылып чыкты. Туган як гүзәллеге турында нәсер иде ул. Шуннан бирле кайда гына эшләсәм дә, төрле басмаларга мәкаләләр җибәрергә өлгерә идем.
Ә инде шигърияткә килгәндә... Ничектер сиздерми генә алып кереп китте ул мине үзенә. Хаклы ялга чыккач, байтак язучылар, шагыйрьләр белән танышу бәхете тиде. Аралаша башладым. Халидә Хөснетдинова, Тамара Фәрваева, Тимерҗан Идрисов, Мансур Сафин минем беренче остазларым булдылар. Халидә апа мине беренче тапкыр әдәби оешма утырышына алып барды. Тамара ханым – талантлы педагог. Рухи ярдәме зур булды, бер язмамны да игътибарсыз калдырмады. Һәркайсын укып, тиешле бәясен биреп барды. Тимерҗан абыйдан шигырь язу нигезләренә өйрәндем. Шигырьләре җырлап тора бит аның, үзенә бер төрле.
Минем өчен иҗат бетмәс-төкәнмәс шатлык алып килә. Күңелемә яткан берәр нәрсә язсам, үземне яңадан туган кебек хис итәм. Мин башлыча патриотик, хәрби темаларга, туган як, табигать, мәхәббәт, ана теле турында язам. Мәңгелек темалар. Пенсиягә чыгуыма 9 еллап вакыт утте, шушы дәвердә минем алтмыштан артык китапларым басылып чыкты, гәзиттә дөнья күргән мәкаләләрем хәтсез генә...
Иҗатымның максаты – яшь буында Ватанны саклаучыларга, ветераннарга ихтирам тәрбияләү, хөрмәт хисе уяту.. Һәр гаилә язмышында сугыш үз эзен калдырган. Безнең бурыч – бердәмлек, хезмәт сөючәнлек һәм фидакарьлек аша Ватаныбызда тынычлык саклау.
Бүгенге көндә язмышымны тулысынча иҗатка багышлавым очраклы түгел. Электән күңелдә йөрткән уй-ниятләремне тормышка ашыру насыйп булды миңа. 2018 елның 1 октябрендә “Илһам/Вдохновение” әдәби берләшмәсен ачып җибәрергә батырчылык иттем. Тырышлык бушка китмәде: бүгенге көндә оешмабызда 333 әгъза исәпләнә. Башкортстан, Татарстан, Удмуртия, Мари Эл, Русиянең башка төбәк вәкилләре татар, башкорт, рус төркемнәренә берләшкән, хәтта Италия белән Сириядән дә әгъзалар килеп кушылды оешмабызга. Алар арасында язучылар берлеге әгъзалары, фән кандидатлары, күпсанлы премия лауреатлары һәм башка сәләт ияләре бар. Берләшмә туган телдә иҗат итүче язучы-шагыйрьләрнең үзара хезмәттәшлеген ныгыту, законлы мәнфәгатьләрен яклау эшен башкара, биредә мәдәниятне, туган телне үстерүгә, аны саклауга юнәлтелгән чаралар оештырыла, альманахлар чыгарыла.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, Русия язучылар берлегенең төбәк бүлеге карары белән “Илһам/ Вдохновение” әдәби берләшмәсенә Бөек Ватан сугышы каһарманы Мөҗәһит Хәйретдинов исеме бирелде. Берләшмәбез 2020 елда Мөҗәһит Хәйретдинов исемендәге премия лаураеты булды, диплом һәм кыйммәтле бүләкләргә ирештек. 2025 елда Мөҗәһит Хәйретдинов премиясенә багышланган конкурста 1нче дәрәҗәле Диплом алдык һәм акчалата премиягә лаек булдык. Берләшмәбез китапханәләр, төрле иҗади берләшмәләр белән тыгыз бәйләнештә тора, бер-беребезга кунакка йөрешәбез. Үткәргән һәр чара турында гәзиттә мәкаләләр бастырабыз, китаплар чыгарабыз. Күләмле җыентыклар үз эченә төрле төбәкләрдә яшәп иҗат итүче замандашларның әсәрләрен туплап чыгарыла. Туган ягыбыз, илебезнең рухи үсешенә лаеклы өлеш кертергә омтылучы якташларның самими мәхәббәт хисе белән сугарылган иҗат җимешләре, һичшиксез, укучылар йөрәгенә юл табар, дип ышанасы килә. Китап-брошюраларны кулына алган һәркем рухи азыкка тиенер, Ватаныбыз өчен чиксез горурлык тойгысы кичерер. Берләшмәнең эшләнлек чорында Туймазы районы язучыларының тормыш юлына, иҗатына багышланган күпсанлы документлар һәм материаллар тупланды. Шуңа бәйле, музей комплексы булдыра алдык.
(Дәвамы бар)
Фотолар Нурия ВӘЛИӘХМӘТОВАның шәхси архивыннан.