Барлык яңалыклар
Замандаш
23 гыйнвар , 07:35

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Яшәү көче (7)

Хезмәттән аерылмый, Башкортстан дәүләт аграр университетында аспирантурада укып, 2010 елда “икътисад фәннәре кандидаты” дигән гыйльми дәрәҗә алдым. Гыйльми диссертациям кризис шартларында халык хуҗалыгы белән идарә итү проблемаларына багышланган иде.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Яшәү көче (7)
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Яшәү көче (7)

Яшәргә кирәк!

Әйе, яшәргә кирәк иде. Шуны аңладым: нинди генә авырлык килмәсен, аның каршында бөгелеп төшәргә, ялгыз калырга ярамый. Бу дөньяда иң курыкканым – ялгызлык. Ә ялгыз калмас өчен, эчеңә бикләнмичә, үз-үзеңне башкаларга багышларга кирәк. Шөкер, минем янымнан беркайчан да кеше өзелмәде һәм өзелми.

2005 елда ук республикада беренчеләрдән булып, яныма югары белемле белгечләрне җыеп, Туймазы шәһәрендә кризиска каршы хезмәт идарәлеге ачып җибәрдем. Авыр хәлгә юлыккан эшкуарларга ярдәм максатын куйган шушы хезмәттә башта аудитор, оценщик, аннан соң 15 ел дәвамында арбитраж идарәчесе булып эшләдем. Мондагы эшчәнлегемнең нечкәлекләренә кагылып тормыйча, шуны гына әйтәм: 2011 елда мине коррупциягә каршы хезмәтләрем өчен “За заслуги” медале белән бүләкләделәр. Күз алдымнан үткән язмышларның һәркайсы аерым китапка лаек...

Өлешемә төшкән бөтен авырлыкларны, кайгы-хәсрәтләрне мин эш, уку белән басарга тырыштым. Кайларда гына укымадым ул дәвердә... Республика буенча нинди генә квалификация күтәрү курслары узмасын, берсен дә калдырмыйча укып, лицензия алып чыктым. Менә аларның исемлеге: Русия финанслар министрлыгыннан аудитор лицензиясе; Русия милек мөнәсәбәтләре министрлыгыннан бәйсез бәяләүче лицензиясе; Русия юстиция министрлыгынан кризиска каршы тору идарәчесе лиценциясе; Башкортстан дәүләт аграр университетыннан авыл хуҗалыгы предприятиеләрен финанс сәламәтләндерү буенча курслар үтү турындагы таныклык. Хәтта Мәскәүгә барып, “Югары экономика мәктәбе”ндә дә укып кайттым. Водительләр әзерләү, компьютерчылар, биоэнергетиклар курслары – берсе дә калмады.

Республикабызда күп лицензияле кеше бик юк иде, горурланырга урын бар. Алар буенча да ел саен диярлек укып, имтихан тапшырып торышлы иде...Укырга мин бик яраттым һәм хәзер дә яратам. Уку эшемдә бик ярдәм итте.

Шуны да әйтим: хезмәттән аерылмый, Башкортстан дәүләт аграр университетының аспирантурасында укып, 2010 елда “икътисад фәннәре кандидаты” дигән гыйльми дәрәҗә алдым. Гыйльми диссертациям кризис шартларында халык хуҗалыгы белән идарә итү проблемаларына багышланган иде. Зур куаныч – фәнни хезмәтем бездә генә түгел, чит ил галимнәре арасында да киң танылу тапты. Тәҗрибә уртаклашу максатында рәсми делегацияләр составында Германия, Франция, Төркия, Греция, Кипр, Хорватия, Мисыр кебек дәүләтләрне урарга туры килде. Һәркайда да бу илләрнең икътисад өлкәсендәге законнарын, эшкуарларны юридик яктан яклау нечкәлекләрен өйрәндем. Аларның тәҗрибәсен Русия шартларына яраклаштырып куллану мөмкинлекләре турында берничә мәкаләм Мәскәү журналларында да дөнья күрде. Шуңа гына үкенәм – вакытында докторлык диссертациясен өлгертеп, яклап калмаганмын. Белем дә, җегәр дә җитәрлек иде, югыйсә. Бәлки шулай кирәк тә булгандыр. Һәр нәрсәнең үз вакыты.

(Дәвамы бар)

Фотолар Нурия ВӘЛИӘХМӘТОВАның шәхси архивыннан.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Яшәү көче (7)
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Яшәү көче (7)
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас