Барлык яңалыклар
Замандаш
22 гыйнвар , 07:35

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Яшәү көче (6)

Дипломга ия булып, шатланып йөргән көннәрдә 23 ел мәхәббәттә яшәгән ирем, гаилә башлыгы, көтмәгәндә якты дөньяны ташлап, бакыйлыкка күчте. Аңа ул чак 51 яшь кенә иде... Бер генә оныгын, Кәринәне генә, күреп калды бәгърем... Ул көннәрнең авырлыгын Аллаһ башка беркемгә дә күрсәтмәсен... Кем уйлаган 44 яшемдә ялгыз калырмын дип?

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Яшәү көче (6)
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Яшәү көче (6)

Тәгәри тормыш йомгагы...

Төгәл фәннәрне яратуым аркасында, икътисад өлкәсенә тартылдым. Мәктәпне бетерү белән Бөгелмәдә бухгалтерлар мәктәбен бик яхшыга тәмамлап, 1981 елда Туймазы бетон заводында хезмәт юлымны башладым. Мине монда тиз күреп алдылар: озак та үтми бухгалтерлыктан экономист-финансист итеп үрләттеләр. Эш белән бергә укуымны да дәвам иттем. 1984 елда Уфа хисап механизациясе техникумын “бик яхшы”га тәмамладым.

Заводта эшләгән дәвердә шәһәрдә үткәрелгән шахмат буенча ярышта катнашырга туры килде. Барысын да җиңеп, беренчелекне яуладым. Туймазы районында моңа кадәр шахмат ярышларында хатын-кызларның җиңеп чыкканы булмаган. Мин беренчесе булдым. Моның өчен ВЛКСМ Өлкә Комитеты Закарпатьедагы “Верховина” Халыкара яшьләр лагерена юллама белән бүләкләде. Анда барып җитәр өчен өч самолет алыштырырга туры килде, миңа, авыл баласына, нибары 20 яшь кенә иде...

Бер килсә килә бит ул: шушы ук елларда шәхси тормышым да җайга салынды. Авылда күршеләр булып яшәгән Нәсыйх исемле егеткә кияүгә чыктым. Без аның белән балачактан таныш идек: бергә җиләк җыйдык, урам көтүен көттек, кичләрен шахмат уйный идек. Үсә төшкәч, дуслыгыбыз мәхәббәткә әверелде. Эшчәнлеге, ихласлыгы һәм төгәллеге белән арбады ул мине. Аңа кияүгә чыксам, беркайда да хур булмаячагымны күңелем белән аңлый идем. Шуңа да өйләнешкәч, авылга кайтып яшәргә дә курыкмадым.

Шулай итеп, кабаттан Акбаш авылына кайтып, тормыш кордык. Нәсыйх Фәтхулла улы Жданов исемендәге совхозда башта агроном булып эшләде, аннары Еновка авылына управляющий итеп үрләтелде. Мин бухгалтер булдым. Әйбәт эшләдек, Татарстанда алдынгылар рәтенә чыктык. Казанышларыбыз өчен хәтта Москвич-407 “ИЖ комби” автомобиле белән дә бүләкләделәр…

Авыл тормышында ун ел гомеребез бер тында үтеп тә китте. Бер-бер артлы дүрт кызыбыз – дүрт гөлебез туды: Гөлназ, Айгөл, Гөлшат, Гөлнар. Аларны укытырга кирәк иде. Шуларны уйлап, кабаттан Туймазыга кайттык. Кызларны укыттык. Дүртесе дә югары белем алдылар. Гөлназ – Русия Эчке эшләр министрлыгы университетын, Айгөл – Свердловск дәүләт юридик академиясен, Гөлшат – Башкортстан дәүләт идарәсе академиясен, Гөлнар Башкорт дәүләт университетын тәмамладылар. Үзем башта читтән торып Мәскәү финанс-экономика институтын (бүген ул Русия Хөкүмәте каршындагы финанс университеты дип атала), 2007 елда Русия Эчке эшләр министрлыгы университетын тәмамладым. Олы кызым белән бер-бер артлы бер үк уку йортын тәмамлап, диплом алуга ирештек.

Бер карасаң, шулай барысы да үз җаена, уңышлы гына барганда, гаиләбезгә күтәрә алмаслык кара кайгы килде. Дипломга ия булып, шатланып йөргән көннәрдә 23 ел мәхәббәттә яшәгән ирем, гаилә башлыгы, көтмәгәндә якты дөньяны ташлап, бакыйлыкка күчте. Аңа ул чак 51 яшь кенә иде... Бер генә оныгын, Кәринәне генә, күреп калды бәгърем... Ул көннәрнең авырлыгын Аллаһ башка беркемгә дә күрсәтмәсен... Кем уйлаган 44 яшемдә ялгыз калырмын дип?

2016 елда Хәлидә апа Хөснетдинова белән берлектә тормыш иптәшем Насыйхка багышлап “Мәхәббәт җимешләре һәм аның уңышлары” дип аталган бәет чыгардык. Берничә строфа-куплетын китерәм:

Гөлназ:

... Бүген язмышыма үпкәлимен –

Ник рәхимсез , усал бу язмыш...

Әткәемә булды каты куллы,

Алып китте бездән аерып,

Әллә ачу итеп, әллә ялгыш...

Эх, рәхимсез, усал син язмыш.

 

Айгөл:

Эштән кайтып керсә әтекәем,

Кояш чыга иде төндә дә,

Нурга тулы тәрәзә төбендә

Ул нур таба иде гөлдән дә.

Ходай минем газиз әткәемне

Үкендерер әчен яратып,

Куанышып, җәйрәп яшәгәндә,

Йөрәгемне китте канатып.

Гөлшат:

Каты сүзләреңне ишетмичә үстек,

Без белмәдек ызгыш-талашны.

Бөтен кануннардане өстен иде

Әткәемнең бер күз карашы...

Син елама, әнкәй, сабыр бул!

Ачынып ла күз яшьләре

Киткәннәрне кайтармый бит ул,

Үлгәннәрне терелтә дә алмый,

Син елама, әнкәй, сабыр бул!

 

Гөлнар:

Яңа гына аткан иде

Илле бер таңың гына.

Ләкин, әткәй, синең гомер

Булды үкенеч кенә...

Бу дөньядан китеп бардың,

Бигрәк яшь килеш кенә.

 

(Дәвамы бар)

Фотолар Нурия ВӘЛИӘХМӘТОВАның шәхси архивыннан.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Яшәү көче (6)
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Яшәү көче (6)
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас