Барлык яңалыклар
Замандаш
21 гыйнвар , 07:35

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Яшәү көче (5)

Кызганычка каршы, татар теле укытмадылар ул чорда. Ә бит бик тә кирәк булган, югыйсә. Хәер, “Казан татары теле”ндә сөйләшергә мине әбекәйләрем өйрәтте.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Яшәү көче (5)
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Яшәү көче (5)

Шулай итеп, әбиләрдә узган сабый чаклар күз ачып йомганчы үтеп тә китте. Укырга барырга вакыт җитте берзаман. Әти-әнием янында, Туймазы шәһәренең икенче урта мәктәбе бусагасын атлап кердем.

Физика-математика, урыс һәм немец теле дәресләрен яраттым. Кызганычка каршы, татар теле укытмадылар ул чорда. Ә бит бик тә кирәк булган, югыйсә. Хәер, “Казан татары теле”ндә сөйләшергә мине әбекәйләрем өйрәтте. Өйдә дә, авылда да гел үзебезчә сөйләштек, татарча китаплар да күп укый идем. Монда яраткан укытучыларымны да атап үтү кирәк. Иң беренчесе – Мәрьям Тәүхи кызы Кинзикеева сыйныф җитәкчесе, математика укытучысы булды. Дөресен әйтим, башлангыч классларда миңа, авылда гел татарча сөйләшеп өйрәнгән балага, уку җиңел бирелмәде. Дүртенчедә сыйныф җитәкчесе урынына Мәрьям апа килгәч, хәлләр җайланды. Ярты сүздән, күз карашыннан аңлый торган сәләтле педагог иде ул. Физика укытучысы Павел Константинович, немец теле белгече Степан Матвеевичны бүген дә сагынып искә алам.

Классташларыма килгәндә, без бик тату идек. Павлик Морозов исемен йөртүче, “Один за всех, все за одного” девизлы отряд. Үзем – отряд җитәкчесе булдым. Мәктәптә укыганда оештыручы эше үземә бик ошый иде, чараларда гел алда йөреп, гел беренчелекне ала идек. Ярыш комары көчле булды, уеннардан шахмат белән баскетболны үз иттем.

Бүгенге көндә дә без дуслыгыбызны югалтмадык, ел саен очрашып торабыз. Социаль челтәрдә “Сыйныфташлар” дигән төркемебез бар. Безнең класстан бик күп табиблар чыкты – Рәмзия Локманова, Ирина Феклина, Светлана Хәбибуллина, Лена Иванова; укытучыбыз да бар – Әлфия Камалетдинова, эшкуарлар, инженерлар бихисап... Ике фән кандидаты үсеп чыкты – үзем һәм Зилә Халикова...

Ышанасызмы, үзем һәм кызларым бала тапканда, акушер-гинекологларыбыз сыйныфташларым булды. Бәбәйләребезне беренче булып алар кулларына алды, дөрес киңәшләр биреп үстерештеләр. Роддомда ук бергә чәй эчүләрне әлегә кадәр күңел түрендә саклыйм, бик рәхмәтлемен...

Быел мәктәпне тәмамлавыбызга 45 ел була.

“Кыңгыраулы мәктәп еллары” дип аталган юбилей китабын чыгару минем өскә йөкләтелгән. Мәгълүмат җыелып бетте, өлгерсәм генә ярар иде.

... Күпме сулар агып китте,

Язлар узды, көзләр дә...

Бик тиз үтте гомеркәйләр,

Калды сагынып сөйләргә...

 

Кадерле сыйныфташларым!

Ун ел бергә укыдык.

Октябрят та, пионер да,

Комсомол да без булдык...

Эх..

 

(Дәвамы бар)

Фотолар Нурия ВӘЛИӘХМӘТОВАның шәхси архивыннан.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Яшәү көче (5)
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Яшәү көче (5)
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас